1633 сайлаучының өчтән бере 12 сәгатькә кадәр үзенең гражданлык бурычын үтәп өлгерде. Бу төбәкне Борайның яңа микрорайоны дияргә була һәм анда, нигездә, яшьрәк гаиләләр яши. Балалары мәктәп яшендә булган гаиләләр күп кенә. Шуңа да тавыш бирергә күпләр гаиләләре, балалары белән бергә килә. Лима һәм Ирек Солтановлар шундый гаиләләрнең берсе. Өлкән кызлары Алсу быел икенче тапкыр үзенең гражданлык бурычын үти икән. Кечеләр Амина белән Нурсолтан өлкәннәрчә җитдилек белән тавыш бирү барышын күзәтеп торды.