Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2018, 16:34

Телевизор карап ятсаң, балаң да булмас!

Демографик хәлне яхшырту өчен телевизор, смартфон ише әйберләрне сүндерү дә җитә, ди галимнәр.

Белгечләр, дөньяның 80 илендә яшәүче 4 миллион кешенең көнкүрешен тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән. Телевизор, смартфон һәм заманның башка технологик могҗизалары адәм балаларының бер-берсе белән сөешүенә җитди комачаулык булып тора, ди алар. Кеше, шулар белән мавыгып, сөйгән ярына игътибарын азрак бүлә башлый икән.И җәмәгать, сүндерегез шул телевизорларыгызгы, телефоннарыгызны, билләһи! Бу дөньяда күпкә кызыклырак та, рәхәтрәк тә шөгыльләр бар ич! Картлыгыгызда тезләрегездә оныклар урынына ноутбук сикертеп утырырсызмыни?!

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: