Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 12:41

Дәүләт флагы көне билгеләнде

22 август көнне “Танып” стадионында РФ Дәүләт флагы көненә багышланган зур мәдәни чара узды. Аны район хакимиятенең яшьләр секторы мөдире С. Муллагалиев ачып, әлеге датаның тарихы һәм флаг төсләренең мәгънәсе турында сөйләде. Үз котлауларын район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов та җиткерде.

Стадионның сәхнәсе алдында зур размерлы ил флагы сузылып, дәүләт гимны яңгырады, чарага килүчеләр аңа бердәм кушылды. Район мәдәният йорты артистлары, Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, ДОСААФның урындагы бүлеге вәкиле тарафыннан оештырылган патриотик рухтагы концерт чараның әһәмиятен тагы да арттырды.


Читайте нас: