Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 12:32

Чиста Танып өчен

20 август көнне “Чиста Танып” Төбәкара экология проекты кысаларында Танып елгасының Ваныш һәм Кузбай күперләре янында экологик өмәләр үтте. Оешма һәм учреждение коллективлары елга буендагы болын-кырлардан кемнәрнеңдер гамьсезлеге белән ташланган чүп-чарны җыйды. Бу эшкә техника да юнәлтелеп, җыелган чүп оешкан төстә махсус урыннарга илтеп бушатыла барды.

Экологик акциядә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов сәламләп: “Үзебез яшәгән җиребезнең хуҗасы булыйк! Урман-елгаларыбызга ял итәргә баргач, бездән соң чисталык калсын. Балаларны да шуңа өйрәтеп үстерик. Табигатьне ямьсезләп, пычратып яткан чүп-чарларга урын булмасын”, – диде. Борис Шәрәфгали улының шулай ук мәктәптә, хезмәт дәресләрендә, укучылар белән бергәләшеп искәртү таблицалары язып, аерым урыннарга беркетеп куярга кирәклеген киңәш итеп әйтүе дә урынлы яңгырады. Район хакимияте башлыгы урынбасары Р. Галләметдинов та үзенең мөрәҗәгатендә волонтерлык инициативасы күрсәтеп, өмәгә килүчеләргә шушы гамәлләренең игелекле булуын белдерде.
Касияр авылы халкы һәм Яңа Тазлар, Ваныш мәктәбе укучылары да акциягә бердәм кушылды.
Кузбай күперенең ике ягына караган Танып буйлары кузбайлыларның тырышлыгы аркасында чип-чиста калды.


Читайте нас: