Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2018, 13:52

Танып, без синең белән!

Зур булмаган елга һәм сулыклар ярларын чистартуга юнәлтелгән „Русия суы” дигән Бөтенрусия акциясе чикләрендә агымдагы елның 1нче августыннан 7нче сентябренә кадәр Башкортстанның Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Пермь краеның Чернушка, Орда районнары җирендә „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты үткәрелә.

13 август көнне Балтач һәм Борай районы чикләрендә шушы акциянең символын тапшыру чарасы булды. Таза суларда гына яши алган җәен балыгы сынын, акциянең символы буларак, Балтач районы хакимияте башлыгының урынбасары Ш. Әхмәдуллин тапшырды. Очрашу вакытында Балтач районының экология буенча әйдәүче белгече Р. Сафин: “Чиста Танып” экологик акциясенә без 1 августтан кушылдык. Табигатьне чүп-чардан арындыру буенча Танып елгасы бассейнына караган болын-кырларга чыгып өмәләр оештырдык. Район халкы бу акцияне сөенеп кабул итте һәм зур теләк белән аңа багышланган чараларда катнашты”, – дип белдерде.

Күршеләребездән экологик акция эстафетасын һәм аның символын кабул итеп алган район хакимияте башлыгы урынбасары Р. Галләметдинов бу саваплы һәм игелекле миссияне ихлас хуплап: “Танып елгасын бу якларда яшәгән кешеләр элек-электән анасыдай күргән. Күпме гасырлар дәвамында балыгы, елга буендагы җәнлек-кошлары, җиләк-җимеше белән һәрчак үзенең игелеген күрсәтә килгән ул. Шушы елгабызның бүгенге һәм киләчәк язмышы безнең кулларда. Акциягә кушылып, аның тирә-ягын тазарту эшләренә без дә күмәк тотынырбыз, – дип, күршеләргә изге гамәлләре өчен рәхмәтен җиткерде.

20 августта 14.00 сәгатьтә Кузбай авылы ягындагы Танып күпере янында зур экологик өмә оештырыла. Райондашларны шул чарада актив катнашырга чакырабыз. Шулай ук район территориясендәге башка елга һәм күлләр ярларын да игътибардан калдырмыйк!

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: