Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2018, 13:25

18 августта республикада 751 туй гөрләячәк

Өч сигезледән торган символик дата өйләнешүчләр өчен иң популяр көнгә әйләнде.

Туйларның 200е Уфада үтәчәк. Әйтик, Киров районында 37 тантана планлаштырылган. Салават, Белорет, Стәрлетамак шәһәрләрендә дә бу көнне бик күп туйлар гөрләячәк.Ел башыннан республикада 10 мең 94 никах телкәлгән. Зианчура һәм Гафури районнарында теркәлгән никахлар саны 30 процентка арткан. Әлшәй, Дуван, Кырмыскалы районнарында да өйләнешергә теләүчеләр саны елдан-ел арта.

Чыганак: https://kiziltan.ru/


Читайте нас: