Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2018, 10:56

Күбрәк эшләгәнгә Күбрәк бирсеннәр!

Һәр пенсионер күпме акча алачагын алдан беләчәк. Хәбәр ителүенчә, пенсия­ләрне түләүгә үзгәрешләр кертү, шул исәптән, киләчәктә хаклы ялга чыгу яшен ирләргә — 65, хатын-кызларга 63 яшьтән билгеләү буенча Хөкүмәт карары проекты Дәүләт думасында беренче укуда кабул ителде.

Узган елда ук пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүзләр йөрсә дә, июньдә Хөкүмәтнең кискен адымы халыкта каршылыклы фикерләр тудырды. Дөрес, әле проектны төрле дәрәҗәдә тикшерәләр, фикерләрне өйрәнәләр. Аерым төбәкләрдә (властьлар рөхсәте белән) халык ризасызлык митинглары да оештыра. Президент Владимир Путин да күптән түгел “пенсияләр түләүнең яңача системасын гамәлгә кертү процессында власть аңа төзәтүләр кертергә әзер”, дип белдерде. Пенсия реформасы егерме ел элек башланды. Шушы вакыт эчендә халыкка аңлашылмаган үзгәрешләр күп булды. Законнар кабул ителде, аларга үзгәрешләр кертелде. Пенсионерның хәле яхшырмады. Шулай ук пенсияне яңача исәпләү, яки өч ел элек башланган “балл системасы” кебек үзгәрешләр дә көткән нәтиҗәне бирми, ул гадел түгел.Шушы көннәрдә пенсия түләүнең “балл системасы” гамәлдән чыгарылу ихтималлыгы турында да сөйли башладылар. Мәсәлән, 11 августта РБК шул хакта хәбәр итте. Русиянең Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе экспертлары пенсиягә киткәндә “балл системасы” урынына хезмәт хакы һәм стажны гына исәпли торган формуланы тәкъдим итә. Әйткәндәй, хәзерге система буенча һәр эшләгән ел пенсия баллары белән исәпләнә. Хаклы ялга чыкканда эшләгән еллар балл бәясенә тапкырлана. Ә балл бәясен Хөкүмәт билгели (ул бәя ел саен төрлечә була). Эшләгән еллар (баллар) суммасына барлык кеше өчен дә бер төрле (фиксированная) түләү кушыла. Менә шулардан чыгып, пенсия билгеләнә. Әйтик, быел пенсиягә чыгучының ким дигәндә 9 ел стажы, 13,8 баллы булырга тиеш. Ә 2025 елда стаж – 15, баллар санының 30 булуы шарт. Күреп торасыз, исәпләүнең очына чыгу бик катлаулы. Өстәвенә, гадел түгел. Авыр шартларда хезмәт иткәннәр дә, илке-салкы йөргәннәр дә бертөрле диярлек ала башлаган иде. Ә чынында һәр кеше югарырак хезмәт хакы алсам, күбрәк стаж тупласам, киләчәктә күбрәк пенсия дә алам, дип эшли. Совет чорында шулай булды да.

Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: