Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2018, 13:12

“Автоледи–2018”

Кичә Борайда хатын-кыз водительләр арасында машина йөртү осталыгы буенча бәйге үтте. Чарага җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Алик Әхмәдиев сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләде.

Конкурсанткалар иң башта үзенчәлекле бизәлгән машиналарында мәйданга үтеп, үзләре белән таныштырды. Артабан алар юл йөрү кагыйдәләрен белүләре, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү, автомобильне махсус билгеләнгән участокта йөртү буенча сынау тотты. Баллар исәпләнеп, нәтиҗәләр ясалды. “Автоледи – 2018” исеменә Миләүшә Хәбибуллина лаек булды, Лидия Некрасова, Юлия Гыйльманова, тиңдәшле рәвештә, икенче, өченче урыннарны яулады.


Читайте нас: