Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2018, 11:42

Үтми торчы, гомер, көт әле!

Булачак пенсионерларга актив картлык вәгъдә итәләр. Яңа пенсия системасының икътисади яктан өстенлекләре турында күп язылды. Инде аңладык: халык лаеклы яшәсен һәм картлыгын тәэмин итә алсын өчен пенсия системасын үзгәртү кирәк.

Ә бит аның социаль, мәдәни, сәламәтлек саклау ягыннан да бәяләп бетергесез өстенлекләре бар. Мәсәлән, пенсия яшен арттыру өлкән яшьтәге кешеләргә актив озын гомер тәэмин итәчәк. 20-30 ел элекке пенсионерлардан аермалы буларак, алар — актив тормыш алып барган һәм үзләренең кирәклеген тоярга мохтаҗ булган кешеләр. Бүгенге пенсионерлар эшләргә тели һәм эшли ала. Ә эштән алынган керем пенсиядән һәрвакыт югарырак. Технологияләр һәм медицина үсеше, хезмәт шартлары яхшыру актив гомернең озынаюына китерде. 60 яшь — әнә шул активлык чоры. Бу җәһәттән һәр кешегә үзенең коллективын күздән кичерергә тәкъдим итәм. Иманым камил, һәр җирдә пенсия яшендә эшләп йөрүче хезмәткәрләр бар. Алар әле яшь, актив, коллективка кирәкле һәм тәҗрибәле. Пенсия яшенә җиткәннән соң 5-10 ел эшләүче кеше беркемне дә гаҗәпләндерми бүген. Чыннан да, 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәләре буенча, аларның күпчелеге, өйдә утырганчы, эшен дәвам итүне хуп күрә. Чөнки хаклы ялда кайберәүләр үзенең кирәксезлеген тоя башлый. Нәкъ шуның өчен дә пенсия яшен арттыру актив тормыш алып барырга һәм үсеп килгән буын белән тәҗрибә уртаклашырга теләгән һәр кешегә файдага булачак. Шунысы да игътибарга лаек, хөкүмәт социаль сәясәтнең әлеге тармагына үзгәрешләр кертергә әзерлек алып барган. Өлкән кешеләрне эш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк чаралар пакеты эшләнгән, яңа һөнәр үзләштерү, яңадан укыту мөмкинлеге булдырылган. Гомумән, галимнәр хезмәткә сәләтле чорны арттырганда гомер озынлыгы да арта дигән фикердә. Чөнки эшләгән кешенең социаль активлыгы саклана. Әйткәндәй, бу Президент Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны үтәргә: “80+” дәүләтләре клубына керергә мөмкинлек бирәчәк.Шулай итеп, яңа пенсия системасы хезмәт базарында квалификацияле кадрларны, эш тәҗрибәсе туплаган чын профессионалларны сакларга ярдәм итәчәк. Күзәтүчелек органы булган Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәткә өлкән яшьтәгеләрне эшкә кабул иткәндә чикләүләрне бетерүне контрольгә алырга кушылган. Һичшиксез, җитәкчеләргә дә эш ысулын, 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне генә алу алымын үзгәртергә туры киләчәк. Тагын бер яңалык: пенсия яшен күтәрү “ачысын” “Демография” өстенлекле проекты белән “баллатып” җибәрергә ниятлиләр. Ул шушы көннәрдә Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм дәүләт проектлары буенча Совет президиумы утырышында каралды. Проектның төп максатлары арасында — актив озын гомер өчен шартлар тудыру. “Илебез гражданнарының озак яшәве генә түгел, бу тормышның актив, тулы һәм лаеклы булуы да мөһим. Моның өчен иң элек өлкән буын кешеләренең сәламәтлеге турында хәстәрлек күрергә кирәк”, — диде Премьер-министр Дмитрий Медведев. Гамәлдә саулык белән бәйле мөмкин булган барлык проблемаларны сәламәтлек саклау системасы һәм гражданнар үзләре иртә стадияләрдә ачыкларга тырышырга тиешлеген аңлата. Моның өчен диспансерлау үткәрүне, табиб күзәтүе күләмен арттырырга туры киләчәк. — Һәр төбәктә өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен гериатрия үзәкләре булдырырга кирәк, — дигән бурыч куйды Дмитрий Медведев. — Һәм, әлбәттә, социаль хезмәтләндерү, өлкән яшьтәгеләрне карау системасын заманча һәм уңайлы итү зарур. Бу матди-техник базага гына түгел, хәер, ул да күп очракта аксый, эш ысулларына да кагыла. Бүген үк илнең алты төбәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны озайлы карау системасын кертү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла.Тагын бер юнәлеш — “Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру” өстенлекле проекты. Бу очракта сәламәтлек үзәкләре һәм медицина профилактикасы кабинетлары үсеше турында сүз бара. Әлеге проект спорт белән гражданнарның яртысыннан күбрәге шөгыльләнүне күздә тота. Производство гимнастикасын тергезү белән берлектә бу русиялеләрне үзләрен яхшы формада тотарга дәртләндерәчәк.— Әлеге җитди планнар тиешле финанслау таләп итә, — диде Хөкүмәт рәисе. — 3,5 триллион сумнан артык акча турында сүз бара. Бу бик зур сумма. Димәк, “Демография” дәүләт проектына кертелгән һәр тәкъдим яхшы нәтиҗәләргә китерергә тиеш.Шул рәвешле, пенсиягә соңрак чыгу барлык русиялеләр өчен дә бик күп өстенлекләрне, атап әйткәндә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм өлкән кешенең социаль статусын саклау мөмкинлеген күздә тота.

Чыганак: Ә бит аның социаль, мәдәни, сәламәтлек саклау ягыннан да бәяләп бетергесез өстенлекләре бар. Мәсәлән, пенсия яшен арттыру өлкән яшьтәге кешеләргә актив озын гомер тәэмин итәчәк. 20-30 ел элекке пенсионерлардан аермалы буларак, алар — актив тормыш алып барган һәм үзләренең кирәклеген тоярга мохтаҗ булган кешеләр. Бүгенге пенсионерлар эшләргә тели һәм эшли ала. Ә эштән алынган керем пенсиядән һәрвакыт югарырак. Технологияләр һәм медицина үсеше, хезмәт шартлары яхшыру актив гомернең озынаюына китерде. 60 яшь — әнә шул активлык чоры. Бу җәһәттән һәр кешегә үзенең коллективын күздән кичерергә тәкъдим итәм. Иманым камил, һәр җирдә пенсия яшендә эшләп йөрүче хезмәткәрләр бар. Алар әле яшь, актив, коллективка кирәкле һәм тәҗрибәле. Пенсия яшенә җиткәннән соң 5-10 ел эшләүче кеше беркемне дә гаҗәпләндерми бүген. Чыннан да, 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәләре буенча, аларның күпчелеге, өйдә утырганчы, эшен дәвам итүне хуп күрә. Чөнки хаклы ялда кайберәүләр үзенең кирәксезлеген тоя башлый. Нәкъ шуның өчен дә пенсия яшен арттыру актив тормыш алып барырга һәм үсеп килгән буын белән тәҗрибә уртаклашырга теләгән һәр кешегә файдага булачак. Шунысы да игътибарга лаек, хөкүмәт социаль сәясәтнең әлеге тармагына үзгәрешләр кертергә әзерлек алып барган. Өлкән кешеләрне эш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк чаралар пакеты эшләнгән, яңа һөнәр үзләштерү, яңадан укыту мөмкинлеге булдырылган. Гомумән, галимнәр хезмәткә сәләтле чорны арттырганда гомер озынлыгы да арта дигән фикердә. Чөнки эшләгән кешенең социаль активлыгы саклана. Әйткәндәй, бу Президент Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны үтәргә: “80+” дәүләтләре клубына керергә мөмкинлек бирәчәк.Шулай итеп, яңа пенсия системасы хезмәт базарында квалификацияле кадрларны, эш тәҗрибәсе туплаган чын профессионалларны сакларга ярдәм итәчәк. Күзәтүчелек органы булган Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәткә өлкән яшьтәгеләрне эшкә кабул иткәндә чикләүләрне бетерүне контрольгә алырга кушылган. Һичшиксез, җитәкчеләргә дә эш ысулын, 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне генә алу алымын үзгәртергә туры киләчәк. Тагын бер яңалык: пенсия яшен күтәрү “ачысын” “Демография” өстенлекле проекты белән “баллатып” җибәрергә ниятлиләр. Ул шушы көннәрдә Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм дәүләт проектлары буенча Совет президиумы утырышында каралды. Проектның төп максатлары арасында — актив озын гомер өчен шартлар тудыру. “Илебез гражданнарының озак яшәве генә түгел, бу тормышның актив, тулы һәм лаеклы булуы да мөһим. Моның өчен иң элек өлкән буын кешеләренең сәламәтлеге турында хәстәрлек күрергә кирәк”, — диде Премьер-министр Дмитрий Медведев. Гамәлдә саулык белән бәйле мөмкин булган барлык проблемаларны сәламәтлек саклау системасы һәм гражданнар үзләре иртә стадияләрдә ачыкларга тырышырга тиешлеген аңлата. Моның өчен диспансерлау үткәрүне, табиб күзәтүе күләмен арттырырга туры киләчәк. — Һәр төбәктә өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен гериатрия үзәкләре булдырырга кирәк, — дигән бурыч куйды Дмитрий Медведев. — Һәм, әлбәттә, социаль хезмәтләндерү, өлкән яшьтәгеләрне карау системасын заманча һәм уңайлы итү зарур. Бу матди-техник базага гына түгел, хәер, ул да күп очракта аксый, эш ысулларына да кагыла. Бүген үк илнең алты төбәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны озайлы карау системасын кертү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла.Тагын бер юнәлеш — “Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру” өстенлекле проекты. Бу очракта сәламәтлек үзәкләре һәм медицина профилактикасы кабинетлары үсеше турында сүз бара. Әлеге проект спорт белән гражданнарның яртысыннан күбрәге шөгыльләнүне күздә тота. Производство гимнастикасын тергезү белән берлектә бу русиялеләрне үзләрен яхшы формада тотарга дәртләндерәчәк.— Әлеге җитди планнар тиешле финанслау таләп итә, — диде Хөкүмәт рәисе. — 3,5 триллион сумнан артык акча турында сүз бара. Бу бик зур сумма. Димәк, “Демография” дәүләт проектына кертелгән һәр тәкъдим яхшы нәтиҗәләргә китерергә тиеш.Шул рәвешле, пенсиягә соңрак чыгу барлык русиялеләр өчен дә бик күп өстенлекләрне, атап әйткәндә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм өлкән кешенең социаль статусын саклау мөмкинлеген күздә тота.


Читайте нас: