Мондый башлангыч белән Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Леонид Огуль чыгыш ясаган. Хәмерне, тәмәк эшләнмәләре кебек үк, сатып алучылар күзеннән яшерергә кирәк – аерым залга, яисә ябык шкафларга кую зарур, дип исәпли ул.- Кибетләрдә алкогольнең ирекле сатылуы өлкәннәр өчен генә зарарлы түгел, балаларга да начар үрнәк күрсәтә, - ди Леонид Огуль.