Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2018, 17:07

Кырмыскалыда “Басу көне” үтте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булып, төньяк урман дала зонасында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюны оештыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Хәмитов Русиядә һәм чит илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады. “Ростсельмаш” компанияләр төркеме вәкилләре төбәк җитәкчесен, шулай ук, Башкортстанда да файдаланылучы ашлык комбайннары, тракторлар һәм башка техника белән таныштырды. Күргәзмәдә, республикада билгеле булган модельләрдән тыш, яңалары да тәкъдим ителде. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, “Артемида” җәмгыятендә файдаланылучы техниканы карады. Токымлы терлек үрчетү белән шөгыльләнүче бу хуҗалык директоры Евгений Пожидаев белдерүенчә, барлык техника да Русиядә җитештерелгән. Аның төп аермасы – яңа технологияләрне куллануны күзаллаучы “җирне дөрес эшкәртү” системасы. Мәсәлән, телеметрия системасы ярдәмендә басуларда алып барылган эшкә тулысынча контрольлек итеп була.Рөстәм Хәмитов хуҗалык җитәкчелеге белән предприятиенең икътисади күрсәткечләрен, шулай ук, җитештерүчәнлекне арттыру, заманча санлы технологияләрне кертү мәсьәләләрен тикшерде.Арытаба Башкортстан Башлыгы кукуруз, көнбагыш, бөртекле һәм башка культуралар чәчүлекләрен карады. Анда, шулай ук, кукурузны орлыкка үстерү, аның республикадагы туфрак-климат шартларында үз-үзен тотышы, көнбагыш гибридлары үзенчәлекләре һәм бөртекле культуралар орлыкларын сату мәсьәләләре тикшерелде.
Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: