Пенсияләр гаризасыз, автоматик рәвештә кабаттан исәпләнә. Быелгы өстәмә күләме һәркемнеке аерым. Түләүгә чыгымнарны финанслау тулы күләмдә тәэмин ителгән.Расланган графикка ярашлы, пенсияләрне почта бүлекчәләре 2-24 августта тарата. Бу түләү 3 пенсион баллдан, яки 235,74 сумнан артык була алмый.