Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 16:37

Рейдлар дәвам итә

Район хакимияте административ комиссиясенең Борай авылы урамнарының тәртиптә булуын тикшерү буенча рейдлары дәвам итә.

Бу юлы авыл уртасындагы “Технодом” кибете артындагы (рәсемдә), Үзәк мәйданда урнашкан “Фармленд” ихатасы эчендәге чабылмаган чүп үләннәре иң элек күзгә чалынды. Андропов урамының 13 санлы йорты алдында–вагончык торуы, Мичурин урамының 59 санлы йорты алдында төзелеш материаллары ятуы урынлымы? Космонавтлар урамының 50 санлы йорт алды чабылмаганлыгы белән әллә каян игътибарны җәлеп итә. Чабыласы урыннар Габәши урамында да шактый.

Тәртип барыбызга да кирәк. Яшәгән урыныгыз тирә-як күренешен бозмыймы? Үз ихатагызга читтән күз ташлагыз да, кирәк булса, тәртип урнаштырыгыз.


Читайте нас: