Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 12:06

Башкортстанда яңа төр автобуслар җитештереләчәк!

Аграр һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге проектлар да зур игътибарга лаек. Республиканың якын киләчәктә гамәлгә ашырылачак проектлар исемлеге тагын 4кә тулыланды. Бу проектлар 140 кешегә эш урыннары булдыруны күз уңында тота.

Шушы башлангычлар арасында яңа 42ХХ модельле пассажир автобуслары төзү дә бар. Елына 1000 данә автобус җитештерү буенча проектны “Нефаз” акционерлар җәмгыяте гамәлгә ашырачак. Башлангыч 149 миллион сум чыгым таләп итә. Ул 2018-19 елларда гамәлгә ашырылачак. Проект өстәмә 20 эш урыны да булдырачак.
Шул ук вакытта Уфа районының “Алексеевский” совхозы да 2,5 гектар мәйданны яктырту буенча яңа корылмалар куймакчы. Моннан тыш, 5 гектарда Голландия технологияләре буенча яңа теплица төзү дә күз уңында тотыла.
Республиканың Икътисади үсеш министрлыгында билгеләүләренчә, проект Башкортстанның икътисадын үстерүгә, бездә җитештерелгән продукциянең көндәшлек итә алуына һәм югары сыйфатлы яшелчә үстерүгә булышлык итәчәк. Проект 2018-39 елларда гамәлгә ашырылачак. Ул 54 яңа эш урыны булдырачак.
Икенче инвестицион проект “Учалы элеваторы” җәмгыя-тендә май культураларын һәм түпләрне эшкәртүне оештыруны күз уңында тота. Ул 611 миллион сум таләп итә. Проектны гамәлгә ашыру 2020 елга 36 яңа эш урыны булдырачак.
Шулай ук Учалы районында гранула җитештерү өчен төзелеш ташы чыгару проектын гамәлгә ашыру да күз уңында тотыла. “СтройМинерал” заводы” инвестицияләгән бу проект уңышлы башкарылса, ел саен 200 мең тонна төзелеш ташы чыгарылачак. 121,5 миллион сум таләп итүче проект 30 кешене эш урыны белән дә тәэмин итәчәк. Ул 2018-20 елларда гамәлгә ашырылачак.
Җәмгысы республикада 195 миллиард сумлык 57 проектны гамәлгә ашыру күз уңында тотыла. Алар ярдәмендә төбәктә 12,5 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк.


Чыганак: https://kiziltan.ru
Читайте нас: