Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 16:40

Авылларга – төзек юллар

Юл төзелеше – урында яшәгән халык өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Аның сыйфатлы булуы техниканы эксплуатацияләү вакытын озайта, хәвефсез йөрүгә нигез булып тора.

Быелгы яз, җәй айларында районның юл төзү һәм ремонтлау идарәлегендә көч салучылар Борайда урамнарны төзекләндереп асфальтлауда эшләде. Әлеге көннәрдә алар Борай – Сәет-Көрҗә маршрутында өч чакрым аралыкны ремонтлый. Кушманак авылы янәшәсендәге әлеге җимерек урын төзекләндерү таләп итә иде.

–Монда эшне оештыру бездән генә тормый. Хәзерге законнар буенча юл эшен башлау өчен финанс средстволарын будырырга, эш күләмен яклап чыгарга кирәк. Югыйсә, эш булу безгә сөенеч кенә ул, – ди бу хакта идәрәлекнең баш инженеры Азат Дүсмәтов.

Юл төзелеше мастерлары Ришат Хәлилов белән Илшат Шәрипов җитәкчелегендәге бригада механизаторлары, водительләре башта җимерек, чокырга әйләнгән урыннарга таш җәйде. Аны зур авырлыктагы катокларда Вәрис Хәбибуллин, Хәлимҗан Мөгыйнов тыгызлап чыкты. Аннары юл өслегенә дарнит җәелде. Ул астагы һәм асфальт өслегендәге суларны үзенә сеңдереп читкә агызу үзлегенә ия. Монысы кышкы айларда асфальтны су туңып җимермәсен һәм аның ныклы булуы өчен кирәкле. Асфальт җәюче машинада Фәнзил Муллагалиев, Мадис Зиннәтуллин ярдәмчеләре белән хәзер аның икенче катын эшли. КамАЗларда водительләр Фәвәрис Шараев, Рифат Гайфуллин, Олег Мартынов төзелеш материаллары ташый. Тиздән Кушманак, Каенлык, Таңатар авыл биләмәләренә караган авыллар халкы яңа технология буенча салынган сыйфатлы юлдан җилдерәчәк.

Р. Шаматов.


Читайте нас: