Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2018, 17:47

Вакансияләр ярминкәсенә рәхим итегез!

2 августта Уфада яшьләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтәчәк.

Эш эзләүчеләргә икътисадның төрле тармакларында эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Алар арасында – администратор, тәрбияче, хезмәтче хатын-кыз, бармен, диспетчер, инженер, кондуктор, киңәшче, программист, йомышчы, менеджер, шәфкать туташы, официант, пешекче, җитештерү һәм хезмәт бүлмәләрен җыештыручы.
Ярминкәгә килүчеләргә, гадәттәгечә, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Шулай ук хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат, компьютер диагностикасы, психолог киңәшләре, һөнәри юнәлеш буенча консультация бирү каралган.
Читайте нас: