Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2018, 17:45

Республикада дөнья умартачылары җыела

18 августта Башкортстанның Бөрҗән районында дөнья умартачылары җыелачак. Анда «Бөрҗән балы – башкорт даны» дигән халыкара этнофестиваль үтә.

Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, чара умартачылар арасында тәҗрибә уртаклашу, умартачылык кирәк-яракларын һәм җиһазларын җитештерүчеләргә сату базарын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.
Фестиваль кысаларында конкурслар үтәчәк, анда иң яхшы чолыкчылар, умартачылар, шулай ук Башкортстан биләмәсендә җитештерелгән иң тәмле бал билгеләнәчәк.
Этнофестиваль программасында милли спорт уеннары һәм ярышлар, халык кәсепләре әйберләрен һәм умартачылык продуктларын сату күргәзмәсе үткәрү каралган. Бәйрәм кунакларын башкорт эстрадасының яшь йолдызлары катнашлыгында концерт көтә. Фестиваль ачык һавадагы дискотека белән тәмамлана.
Халыкара бал этнофестивале урта урыс бал корты токымының Бөрҗән популяциясен саклау, чолыкчылыкны һәм умартачылыкны популярлаштыру максатында үткәрелә.
Ел саен үткәрелүче халыкара этнофестивальнең оештыручылары – Башкортстанның Мәдәният, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты һәм Бөрҗән районы хакимияте.


Чыганак:https://kiziltan.ru


Читайте нас: