Фәрит Миңнегалиев районга табиб, баш табиб буларак та билгеле иде. Оештыру, җитәкчелек сәләте чагылышымы, 2000 елда кибет ачу, аннан икмәк пешерү цехы ачуны гаиләдә ул тәкъдим итә.
–Ул елларда Борайда аерым икмәк пешерүче юк иде әле, Фәрит “ипи кайчан да кирәк ул кешегә” дип пекарня ачуны кузгатты. Башта үзебезнең кибеттә саттык, аннан башка кибетләр дә ала башлады,–дип сөйли бу идеяләрне тормышка ашыручы Рима Миңнегалиева.
Икмәк пешерү белән бергә камыр ризыклары да җитештерә башлыйлар. Аларны халык көндәлек өстәленә дә, бәйрәм табыннарына да яратып ала башлады. Азык-төлек товарлары белән бергә үзләрендә җитештерелгән ризыклар “Гүзәл” кибетенең үзенә тартып торган, алыштыргысыз һәм иң кирәкле өлеше булып тора. Әйе, товар төрлелеге җитәрлек, әмма кибетне популяр иткән товар–үзләрендә пешерелгән икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре.
Камыр ризыкларын халык соравы буенча җитештерәбез дисәләр дә, фантазия дә сокланырлык. Иң таләпчән хуҗабикәләргә дә охшарлык итеп пешерелгән тәбикмәк, чәкчәк, бавырсак, торт һ.б. киштәләрдән беркайчан да өзелми. Биш төрле икмәк тәкъдим ителә. Карабодайныкы исә хәзер ризыкны сайлап кына ала торган заман кешеләре күңеленә аеруча хуш килде. “Тәмле дә, бик файдалы да”, – ди җитештерүчеләр үзләре дә.
Икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре цехында алт-мышлап төрдәге продукция җитештерелә, җитештерү күләме көненә 800 килограмм тәшкил итә. Әлеге бакча, печән вакытында һәм читтән кайтучылар күп булганда, күләм тагын да арта. Һәр яңалык, үзенчәлекне халык соравы буенча эшлибез дип аңлатсалар да, халыкның үсә барган ихтыяҗ-таләпләренә туры килерлек итеп оештыра белү дә кирәк. Җитәкче бу яклап хезмәткәрләренең булдыклылыгын алгы планга куя.
–Товар ассортименты, ризыкларның төрледән булуы һәм сыйфаты технологның тырышлыгы, осталыгына бәйле. Ул яңа продукцияне башта өендә пешереп карый, аннан цехта әзерләнеп, сатуга чыгарыла. Кирәкле чималларның сертификатлары булганын гына алабыз. Онны да башта аз күләмдә алып пешереп карыйбыз, аннан гына заказ бирәбез,–дип сөйли Рима Мидхәт кызы.
“Миңнегалиева” шәхси предприятиесендә утызлап кеше эшли, аларның унсигезе–икмәк-булка эшләнмәләре цехында. Кибеттә халыкны сатучылар Рима Дәүләтшина, Рәзилә Гомәрова, Земфира Хәтмуллина, Гөлүсә Мәүлиева, капларга төрүче Наталья Хәмидуллина хезмәтләндерә. Аларның җитезлеге, төгәллегенә иң дөрес бәяне биредән канәгать чыгып киткән клиентлар бирәдер. Җитәкче цехтагы пекарь, кондитерларның берсен генә аерып әйтергә кыймады, чөнки, аның фикеренчә, барысы да тырыш, оста, булдыклы. Җитәкче һәм хезмәткәрләр арасында менә шундый үзара канәгатьлек, аңлашу булганда, соңгы нәтиҗәнең уңышына гаҗәпләнәсе юк.
Икмәк, камыр ризыкларын килештереп пешерү һәм халыкка яңа, йомшак килеш тәкъдим итү өчен барлык шартлар да бар. Мич заманча технологияләргә нигезләнгән, продукцияне төрү машинасы кулланыла. Әле күптән түгел генә “Гүзәл” кибете яңа бинага күчте, хәзер кирәк товарны сайлап алырга уңайлы. Берсеннән-берсе кызыктырып торган пирогларның кайсын сайларга белми аптыравың гына мөмкин. Предприятие белән җитәкчелек итүне хәзер Миңнегалиевларның кызы Алсу башкара. Кибетнең бинасын яңарту–аның инициативасы, киләчәккә планнары да, бәлки, киңрәк, тагын да заманчарактыр. Шулай була күрсен, бу кешеләр файдасына. Чөнки без Борайны шушы уңайлы һәм хуҗабикәләрне күп мәшәкатьләрдән коткарган, куәтле сәүдә челтәрләренең кибетләре янәшәсендә үз маркасын лаеклы тоткан “Гүзәл”дән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.