Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 14:09

Сак булыгыз: еланнар!

Аларга хәзер урманда гына түгел, үзәк урамнарда да юлыгырга мөмкин.Җәй — ул җиләк-җимеш, дару үләннәре җыю чоры гына түгел, үтә хәвефле дә мәл. Куркыныч яшеннәре белән зәһәр еланнары гына да ни тора! Шушы көннәрдә безнең район кешеләрен Интернетта бергә туплаган “Илешлеләр” төркемендә Яркәй урамы буйлап шуышып китеп баручы елан сурәтен күргәч, йөрәк жу итеп китте. Сурәт социаль челтәргә “элен”үгә, анда утыручылар шундук, берсеннән-берсе уздырып комментарийлар яза башлады. Берәүләр: “Елан чакканнан кеше үлми, курыкмагыз!”, дип язса, икенчеләр еланнарның үтә дә куркыныч булуын, үлем очраклары да барлыгын искәртте. Арадан берәү: “Кичә Андреевка авылы янына Агыйдел елгасы буена ял итәргә баргач, аяк яныннан гына кара елан шуышып узып китте. Ярый әле тимәде”, дип язгач, йөрәккә янә шом йөгерде. Ул гына да түгел, бу сурәт һәм аның астында язылган комментарийлар безнең республикада яшәүче еланнар турында мәкалә язарга этәргеч бирде.

Мин иртә яздан кара көзгәчә урманда йөрергә яратам. Көне-төне урманда йөрергә яратучы күршемнең киңәше буенча аякка гел резина итек киеп барам. Хәтта акланга җиләк җыярга барганда да. Ни өчен дигәндә, резина итек елан чагудан саклаучы төп чара булып тора. Статистика мәгълүматларыннан күре­нүенчә, еланнар хатын-кызны — кулыннан, ә ир-егетләрне аягыннан чага. Шуңа да урманга итек киеп бармыйча булмый.Мәгълүм булуынча, безнең районда, башлыча, тузбаш һәм кара еланнар күпчелекне тәшкил итә. Алар, гадәттә, су буйларында еш очрый. Хәзер, мал йөрмәгәнлектән, урман-акланнарда да күп алар. Күпме генә эзләп кара­сам да, әлеге җәйдә республикада һәм районда елан чагу очрагы буенча мәгълүмат таба алмадым. Аллаһның “Сакланганны саклармын” дигәнен һәм көннәрнең үтә дә эссе торуын күз уңында тотып, кемнәргәдер, бәлки, кирәге чыгар дип, “Елан чакканда нишләргә?” дигән сорауга җавап табарга һәм шул мәгълүматларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.Елан чаккан очракта 7-8 минут тирәсе башта ярадан кан ага. Аннан чагылган урын ойый башлый. Бер сәгать дигәндә шеш зурая, кул чагылган булса, җилкәгә үк менеп китә. Арытаба барлык тәнне хәлсезлек биләп ала, баш әйләнә, күңел болгана башлый. Тиз арада медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, кеше организмына зур зыян килә.Елан чаккан очракта нишләргә кирәк соң? Иң беренче эш итеп, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә, тиз арада дәваханәгә барып җитәргә кирәк. Табиб килгәнче яисә дәваханәгә барып җиткәнче, әгәр дә елан кулны чаккан булса, аны яулык белән муенга элеп күтәртеп куярга, аяктан булса, хәрәкәтсез генә тотарга кирәк. Яралы урынны селкетергә, кузгатырга һәм, иң мөһиме, жгут куярга ярамый. Агуны суырып, төкерергә дә киңәш ителми. Ярага кагылуга аңа инфекция керергә мөмкин. Шуңа, тимәсәң, әйбәтрәк була. Агу бик тиз тарала, шуңа суырып алуның файдасы әллә ни зур булмый.Елан чакканнан соң тагын нишләргә ярамый соң?Ул урынга салкын әйбер куярга;Алкоголь эчемлекләр кулланырга;Елан чаккан урынны селкетергә, кабаланырга, йөрәк тибешен арттыра торган хәрәкәтләр ясарга;Ут белән көйдерергә, кисеп җибәрергә;Тынычландыра торган дарулар эчәргә.Елан чакмасын өчен нишләргә?Урман тирәләренә, аланнарга барганда кулда таяк йөртергә кирәк. Аеруча үлән куе булган урыннарны таяк белән алдан тикшерергә, аннары гына атларга киңәш ителә. Елан беркайчан да беренче булып ташланмый. Куркыныч туу сәбәпле, үзен саклау максатыннан гына чага. Шуңа күрә аларның тынычлыгын бозмаска кирәк.Республикада елан агуыннан үлүчеләр очрагы теркәлмәгән. Тагын шунысы да бар: елан чагуны иммунитеты нык кешеләр җиңелрәк кичерә. Табиблар әйтүенә караганда, елан чакканнан кеше үлми, иммун системасы көчсез булган очракта гына үлем ихтималы бар. Муен, баштан елан чаккан очракта кеше үләргә дә мөмкин икән. Эссе көннәр башлану белән елан чагулар саны арта. Еланнар июль-август айларында урманнарда, аланнарда, куе үләнле урыннарда шуышып йөрергә, кипкән агач төпләренә җылынырга чыгарга ярата. Аллаһы Тәгалә “Сакланганны саклармын” дигән. Шуңа урман-кырларда йөргәндә уяурак булсак, елан чагу кебек күңелсез хәлгә тарымабыз.

Еланнарның файдасы бармы?

Еланнар табигатьтә зур роль уйный. Алар кешеләрне төрле авырулардан саклый. Кыр тычканнары бизгәк авыруы таратучылар булып тора. Кыр тычканнарыннан республикада елына берничә йөз кеше зыян күрә. Ә кара елан исә елына якынча нибары 20 кешегә зыян сала ала. Күренүенчә, аермасы бик зур. Кыр тычканнарын юк итеп, еланнар кешегә зур файда китерә. Шуңа күрә еланнарга тияргә ярамый. Аллаһ аларны юктан гына бар итмәгән. Кешеләргә һәм табигатькә файда китерсеннәр, дигән.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: