Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2018, 12:24

“Янгантау” геопаркы ЮНЕСКО статусына дәгъва итә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ЮНЕСКОның глобаль геопарклар эксперты, Халыкара җир асты су ресурсларын бәяләү үзәге консультанты Сурен Гевинян белән очрашты.

Фикер алышуның төп темасы -- Русиядә беренче булып ЮНЕСКО статусына дәгъва итүче “Янгантау” геопаркы.Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев Салават районы территориясендә “Янгантау” геопаркы оештыру турындагы карарның 2017 елның июнендә Уфада үткән Халыкара экологик форум кысаларында кабул ителүе турында әйтте. Шушы айда ук республикага халыкара белгечләр киләчәк, алар геологик парк территориясен караячак. Илдар Һадыев геопаркны оештыруда Сурен Гевинянның ролен аерым билгеләде һәм статус бирүгә гаризаның агымдагы елның сентябрендә каралачагы турында хәбәр итте.-- Республика геологик парк җәһәтеннән үзенчәлекле. Моны бездә булып киткән белгечләр дә билгели, -- диде Рөстәм Хәмитов. – Без геопарклар аша республикага туристик берләшмәләрнең игътибарын җәлеп итәргә, табигатебезне карарга теләүче кешеләр агымын оештырырга ниятлибез.Очрашуда катнашучылар “Янгантау” геопаркын ЮНЕСКОның глобаль исемлегенә кертү Салават районында индустриягә карамаган үсеш драйверы булачагын, территориянең геологик, археологик һәм мәдәни мирасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәген, шулай ук өстәмә табыш китерәчәген билгеләде.-- Сездә күпләрдә булмаган нәрсәләр бар: искиткеч табигать, гаҗәеп тарих... Геологиягез бик үзенчәлекле. Иң мөһиме - сездә йолаларны саклаучы кешеләр, үсешкән гыйльми мәктәбегез бар, -- диде Сурен Гевинян. – Геопаркның глобаль исемлеккә керүе туризм, музейларга йөрү, сувенирлар җитештерү, бал сату ярдәмендә өстәмә табыш китерәчәк. Шулай ук, яңа статус белән халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрү җиңелрәк булачак.

Источник: kiziltan.ru


Читайте нас: