Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2018, 16:12

Кош гриппы вирусы күрше төбәкләрдә ачыкланды

Башкортстанда кош гриппына каршы чаралар күрелә.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте Русия төбәкләрендә кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итә. Бу авыру Курск, Самара, Пенза, Саратов, Орел, Смоленск, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Татарстан һәм Чувашия республикаларында йорт кошларында теркәлгән. Авыруның билгеләре Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарында тавык һәм үрдәкләрдә табылган.Федераль күзәтчелек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республика территориясендә кош гриппын булдырмау юнәлешендә чаралар планы кабул ителгән.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: