Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2018, 13:05

Партияләр кандидатлар исемлеген тәкъдим итте

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауга бермандатлы сайлау округлары буенча “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчә­сеннән кандидатлар исемлеген раслады.

Партиянең Финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләре дә теркәлде. Бу карар партиянең күптән түгел үткән утырышында кабул ителде. Партиягә сайлау фонды булдыру өчен махсус сайлау счеты ачарга ризалык бирелде. Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук, “Русиянең эшләү мөмкинлекләре чикле кешеләрнең берләшкән партиясе” төбәк бүлекчәсенең дә бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлеген раслады һәм партиянең вәкаләтле вәкилен теркәде.

***

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның “Бердәм Русия” партиясеннән алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелы­шы-Корылтай сайлауларына депутатлыкка кандидатурасы тәкъдим ителде.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе раслаган кандидатлар исемлеген Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкли. Кандидатлар исемлегендә күренекле дәүләт эшлеклеләре, спортчылар, табиблар, галимнәр, иҗтимагый оешма җитәкчеләре бар.– Сентябрьдә республика сай­лаучы­ларына җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Ул сайлау безнең төбәкнең киләчәген билгеләячәк. Сайлау алды кампаниясе акрынлап активлаша. Ул намуслы көн­дәшлек шартларында үтәр һәм безнең парламентка сайлаучылар ихтыяҗын яклау­чылар сайланыр, дип ышанам. Бүген ниндидер нәтиҗәләр турын­да сөйләргә иртәрәк, әмма депутатлар корпусының яртысы үзгәрәчәк. Исемлектә яңа исемнәр күп, алар арасында яшьләр дә бар. Яшьләрнең инициативасы һәм өлкән депутатлар­ның тәҗрибәсе “Бердәм Русия” партиясенең эшчәнлегендә дә уңай чагылыш табачак, – диде Константин Толкачев.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: