Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2018, 10:53

Гаиләдә яшәү диңгез кичүгә тиң

Бәйрәмнәр күп бездә, уйлап карасаң, монысы бигрәк тә кирәкле, аеруча җылылык, күркәмлек белән сугарылган. Исеменнән аңлашылганча, бу көнне мәхәббәттә бер-берсенә тугры булып, озак еллар гаилә җылысын саклап яшәгәннәр данлана. Берничә еллар дәвамында һәр төбәктән шушындый гаиләләр сайланып, аларның гаиләдә аңлашып, җәмгыятебезнең нигезен ныгытып яши белү сыйфатлары үрнәк итеп куела. Быел шушы данлауларга Вострецово авылында яшәүче Нургалиевлар гаиләсе лаек дип табылды. “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален һәм “Ныклы гаилә корып, югары патриотизм һәм гуманизм рухында балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен һәм Русия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан” дип язылган Мактау грамотасын аларга район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов тапшырды.

Нургалиевларның йортында да бу мәлдәге авыл кешеләренә хас тормыш кайный. Бакча мәшәкатьләрен төгәлләгәннәр, инде мул булып үскән җиләк-җимешне җыеп эш итәсе бар. Олы кызлары Нәфисә ике кызы белән җәйге ялга кайткан. Йөгереп кенә йөргән бәләкәчләргә күз-колак булырга кирәк. Кышкылыкка печән кайтарасы барлыгын искәрткәндәй, йорт уртасында хуҗаның кулдан эшләнгән техникасы әзер тора. Гаилә иминлеге һәм хезмәт алар өчен аерылгысыз. Наилә Гайнелҗан кызы әле Вострецово почта бүлеген җитәкли. Аңа кадәр дә әллә күпме вазыйфаларны җиренә җиткереп, җаваплылык белән башкарган. Вадис Мәснәви улының күп еллары ашлык хәзерләү пункты белән бәйле.

Бакалы авылы кызы Наилә Вострецоводагы ашлык хәзерләү пунктына пешекче булып килә. “Сельхозхимия”дә экскаваторчы булып эшләгән Вадис белән шулай очрашалар һәм 1986 елда гаилә коралар. Башта Борайда “Сельхозхимия”нең тулай торагында яшиләр. Авылда әтиләре вафат булып, әниләре Мәрзия апа берүзе генә калгач, гаилә төп нигезгә кайта. Авылга кайтып төпләнү турында сүзне Наилә кузгата. Авыл тормышы, иртүк торып сыер саву, башка бетмәс мең төрле мәшәкать тә куркытмый яшь киленне. Агыйдел буе, Вострецово авылының үзенчәлекле матур табигате үзенә тарткандыр, күрәсең. Килен төшкән урынында таш булган, гаилә бәхетен тапкан һәм башкаларга игелекле булып яшәгән.

Гаиләдә ир-атның да, хатын-кызның да үз урыны, үз билгеләнеше. Наилә дә, ниндидер катгый карарлар кабул итеп, тормыш-яшәешләрен үзгә бер юлдан алып китә икән, ул иң элек иренә ышана, аның булдыклылыгына таяна.

–Балта остасы ул, нәрсәгә тотынса да булдыра, кулы эшкә ябышып тора, дөнья көтәргә ышанычлы. Кешегә ярдәмчел, авылдагы бер күмәк эш тә аңардан башка үтми, игелекле, – ди тормыш иптәше турында Наилә ханым. Моны юктан гына әйтми ул. Үз куллары белән бер дигән заманча йорт салып кергәннәр, абзар-кура төзек, тынгысыз ир-ат кулы тигәне әллә каян күренеп тора.

Наиләнең тагын бер адымын батырлыкка тиңләргә була. Вадисның сеңелесе фаҗигале вафат булганнан соң, үзләренең кызы һәм улы янына ятим калган ике баланы да сыйдыралар. Ун яшьлек Денис белән белән сигез яшьлек Гөлназ үзләренең балалары чамасында, аларны ничек балалар йортына бирмәк кирәк. Дәү әниләре, бердән, кызын югалтудан әрнесә, икенчедән, оныкларының кайда барып сыенырын уйлап өзелгәндер. Олыгая барган кеше кыеп кына җаваплылыкны үз өстенә алырга да курка. Кирәкле сүзне килен әйтә һәм балалар ятимлек тойгысы кичермичә үсә.

–Безнең балалар әллә нинди зур укулар бетермәде инде. Нәфисә белән Гөлназ пешекче, Вадим белән Денис һөнәрчелек училищесында укыды. Вадим өйләнде, Уфада эшли, Денис Себердә яши. Дүрт оныгыбыз бар. Балаларны һәрчак тигез күреп, барысына да күңел җылымны тигез бирергә тырышып үстердем, үзләре дә акыллы булды. Бианам да моның өчен рәхмәтле булып, сиксән сигез яшендә фатыйхаларын биреп, бакыйлыкка күчте,–дип сөйли Наилә ханым егерме ике ел бергә яшәгән бианасын хөрмәт белән искә алып.

Нургалиевлар яшәү рәвешләре белән авылда күптән хөрмәт казанган. Тормыш итү чиксез диңгез кичүгә тиң ул. Тормыш корабын җил-давыллардан саклап калу өчен күпме көч, түземлек кирәклеген гаиләдә яши белгәннәр үзләре генә аңлый.


Ф.Бәдертдинова.

Читайте нас: