Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2018, 13:50

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Узган шимбә көнне Бигәнәй авылының халык телендә Бишкук дип йөртелгән ягында “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дип исемләнгән зур шәҗәрә бәйрәме узды. Анда илебезнең, республиканың һәм районның төрле почмакларында яшәгән авылдашлар, туганнар, дуслар җыелды.

Әлеге вакытта Бигәнәйнең бер урамы Кәңгелде исемен йөртә. Ә узган гасырның урталарында авылның шушы Бишкук очы Яңа Кәңгелде авылы дип тә аталган була. Ни өчен бу шулай? Бу атама кеше исеменнән килеп чыкканмы? Авылда кемнәр яшәгән? Алар нәрсә белән шөгыльләнгән? Шушы сорауларның һәркайсысына җавап эзләп, авылның мулласы да, эшкуары да, клуб җитәкчесе дә, гомумән, бер сүз белән әйткәндә актив позицияле гражданины Кадир Халиков тарих битләреннән эзләнә башлый. Архивлардан алынган һәм Интернет челтәрендәге мәгълүматлар, төрле еллардагы халык исәбен алу документлары, гаилә истәлекләре, фотоальбомнар, олы кешеләрнең хатирәләре – барысы да өйрәнелә һәм үз эченә 240 ел дәверне сыйдырган зур шәҗәрә агачы барлыкка килә. Бу эшнең никадәр вакыт һәм игътибар таләп итүен күз алдына да китереп булмый.
Бәйрәм узасы көнне урамның иң матур җиренә шәҗәрә агачы куелган, капка-коймалар милли үрнәкләр белән чигелгән тастымал-сөлгеләр белән бизәлгән, кунаклар өчен эскәмияләр тезелгән. Бер як читтәрәк мул табын әзерләнгән. Анда авылның уңган әби-апалары, килен-кызлары һәм кайткан кунаклар тарафыннан пешерелгән тәбикмәкләр, бәлешләр, чәч-чәк һәм тошлар, коймаклар һәм башка бик күп камыр ризыклары куелган. Казаннарда бәйрәм өчен махсус чалынган сарык ите белән карабодай боткасы чыжлый, самавырларда чәй кайнап утыра. Чараны алып барган Рәмилә Фәттахова авылдашларны туган авыл, туган йорт турында сөйләгән шигырьләре белән бер елатып, бер елмайтып алды. Шулай ук бигәнәйлеләрне бу матур бәйрәм белән Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев котлады. Шушы авылда туып-үскән, ничә буын укучы тәрбияләгән укытучы Вафия Сабирова-Бәшәрова балачак хатирәләре белән уртаклашты, авылдан чыккан данлыклы кешеләрнең исемнәрен атады, гомере буена туган авылына тугры булып, ал-ял белмичә хезмәтен салган, инде лаек-лы ялга чыгып та күркәм тормыш көткән авылдашларын исемләде.
Авыл халкы түземсезлек белән Кадир Халиковның чыгышын көтте. “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез, дип халык юкка әйтмәгән, – дип башлады ул сүзен. – Менә, ниһаять, эшемне тәмамладым. Сезнең алдыгызда авылыбызга нигез салучылардан алып бүгенге көнгәчә нәсел дәвамчылары булган балаларга кадәр язылган шәҗәрә агачы. Һәркайсыгыз аннан үзен, ата-бабасын, баласын таба ала. Рәхим итеп өйрәнегез, күчереп алыгыз, лаеклы итеп дәвам итегез”. Шушы сүзләреннән соң Кадир Нәгыйм улы һәр нәсел җебен барлап күрсәтте. Әти-әниләренең, үзләренең исемнәрен ишетеп, авылдашлары арасыннан туганнарын табучылар күп булды. “Күрдегезме инде без барыбыз да туганнар икәнбез, безнең һәркайсыбызда туганнар каны ага”, – дип сүзен тәмамлады Кадир Халиков. Әйе, ә туганнар кем буласын аңлатып торасы түгел. Туган булгач, бердәм, тату, ышанычлы, якын кеше була. Туганнар табылган җирдә бары тик елмаю-көлүләр була, шатлык һәм бәхет тарала. Бу шәҗәрә бәйрәме дә әнә шундый шатлыклы очрашулар, күңелле табышулар бүләк итте. Чара авылдашларның, кунакларның җыр-биюләре белән бизәлеп барды. Бу көнне теләгән һәркем күңелендәге ихлас сүзләрен әйтте, җырлады, биеде. Туганнарны табыштырган, араларны якынайткан, күпме кешегә шатлык, күңелле очрашулар, бәхетле мизгелләр бүләк иткән Кадыйр Халиковка авылдашлар рәхмәт сүзләрен әйтеп таралышты.


Читайте нас: