Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2018, 13:38

"Пятница" телеканалы Башкортстанны "сүтте"

«Пятница” телеканалындагы “Инсайдеры” программасының чираттагы чыгарылышында Башкортстанның тукландыру өлкәсен “сүттеләр”.

Бу юлы телеканал төркеме республикага берничә учреждениегә урнашу өчен килде. Продюсерлар ит эшкәртү комбинатын, контактлы зоопаркны һәм студентлар ашханәсен сайлаган.Ит эшкәртү комбинатында эшләүче инсайдер продукция әзерләгәндә фаршка кәгазь кушу, исләнгән ит өстәү, санитар нормаларын бозу кебек җитешсезлекләр белән очрашкан.Икенчесе контактлы зоопаркта хайваннарны тиешенчә тукландырмауларына, төрле җанварларның рационын бутауларына зарлана. Бу аларның сәламәтлегенә зыян китерә ала. Студентлар ашханәсендә инсайдер пешекченең ашамлыкларны тәлинкәләргә кулы белән алып салуга, аш бүлмәсендә тараканнар булуына, пылауга кичәге тавык кушылуына шаһит булган.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: