Катнашучыларны дүрт төркемгә бүлгәннәр. Беренче төркем атнасына 15-43 сәгать эшләгән, икенчесе – 34-40, өченчесе - 41-44, дүртенчесе 45 сәгатьтән артык. Атнасына 45 сәгатьтән дә артык эшләгән хатын-кызларның шикәр чире белән 63 процентка ешрак авыруы ачыкланган. Тикшерүчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: озын эш көненнән соң кайткач, өйдәге бетмәс мәшәкатьләр дә кушылгач, хатын-кызларның организмында хроник стресс реакциясе барлыкка килә. Бу гормональ тайпылышларга китерә. Сәламәт тормыш рәвеше, туйганчы йоклау, сәламәтлеген кайгырту өчен күп эшләгән хатын-кызларның вакыты да калмый. Галимнәр ир-егетләргә атнасына – 47, ә өйдә эшләре дә булган хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итә.
Чыганак: kiziltan.ru