Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2018, 10:31

Утта янма, суда батма!

Хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә бик күп бәхетсез очракларны булдырмый калырга мөмкин. Башланды. Кызу көннәр башланды, аның белән бергә республикада батып үлүчеләрнең, янгыннарның яңа исәбе ачылды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсеннән алынган саннарга күз салсаң, проблеманың никадәр җитди булуына инанасың. Әйтик, 23 июньдә Иглин районында ике кеше батып үлгән. 31 яшьлек ирнең җансыз гәүдәсен Тауыш авылындагы буадан тартып чыгаралар. “Фаҗигагә тиеш булмаган урында су коену сәбәпче”, — дип белдерделәр Баш идарәдән. Ә 56 яшьлек ир Калтыман авылы янындагы күлдә балык тотканда батып үлә...
25 июньдә Яңавыл районындагы Буй елгасында һәм Чишмә районындагы Дим елгасында ике кешенең гомере шул ук сәбәпләр белән өзелә. Шушыларны күздә тотып, Баш идарә хезмәткәрләре республика халкын махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга чакыра. Әле Башкортстанда 75 шундый пляж эшләп килә, шуның тугызы — Уфада. Аларда тиешле кирәк-ярак урнаштырылган, су төпләре тикшерелгән һәм чистартылган, иртәдән кичкә кадәр коткаручылар кизү тора. Ә менә су керү өчен тәгаенләнмәгән урыннарда кешеләрне текә яр, чокырлар, ватык шешәләр, арматура, ташлар һәм агач төпләре рәвешендә күңелсез сюрпризлар көтә, иң куркынычы: таләп ителгән очракта беркем дә ярдәмгә килмәячәк. Статистикага күз салсак, былтыр Уфада батып үлгән 14 кешенең барысы да рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган булган.
Тагы да батып үлүчеләрнең күпчелеге спиртлы эчемлекләр кулланган, дип хәбәр итә Баш идарә хезмәткәрләре. Ә исереккә диңгез дә тубыктан икәнен беләбез. Хәмер эчеп кәефләнеп алган кеше үзен бик кыю тота, үз көченә һәм мөмкинлекләренә кирәгеннән артык ышана башлый. Бәхәскә кереп, елганы аркылы йөзеп чыгаргамы? Рәхәтләнеп. Төнлә су керергәме? Нәкъ вакыты! Кызганычка каршы, артык ышанучанлык мондый кыюларның гомерен бер мизгелдә өзә.
Коткаручылар дигәннән, 26 июнь кичендә Уфаның “Солнечный” пляжына су коенырга килгән 18 яшьлек кыз гомеренең соңгы көннәренә кадәр аларга рәхмәт укыячактыр, мөгаен. Суга кергәч ул, ахырын уйламыйча, ярдан ару гына ара эчкә йөзеп китә. Бераздан бичараның хәлсезләнгән гәүдәсен елга агымы ияртеп алып китә, ул бата башлый... Пляжда кизү торучы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, суда чәбәләнгән кызны күреп калып, шундук ярдәмгә ташлана... Хәзер уйлап карагыз, әгәр дә ул махсус җиһазландырылмаган, димәк, коткаручылар эшләмәгән сулыкта коенса, бүген исән булыр иде микән?.. Менә шундый очраклар бу куркыныч чынбарлыкка күзләребезне ачыбрак карарга мәҗбүр итә дә инде.
Форсаттан файдаланып, суда үтәлергә тиешле хәвеф­сезлек кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез:
— билгесез сулыкларда коенмагыз һәм еракка йөзеп кермәгез;
— кабартылган матрасларда ярдан нык читкә йөзмәгез;
— шлюзлар, пристаньнәр, күперләр, чоңгыллар, суүсем-нәре күп үскән урыннар янында су коенырга ярамый;
— исерек килеш суга кермәгез;
— балаларыгызны мотлак рәвештә йөзәргә өйрәтегез һәм суда аларны караусыз калдырмагыз;
— аларны су буена өлкән­нәр-сез җибәрмәгез;
— суда куышып уйнамагыз;
— кояшта озак булганнан соң, ашаганнан соң, арыган хәлдә шунда ук суга керергә яисә чумарга ярамый;
— салкын суда озак тормагыз;
— шторм яисә яшенле яңгыр вакытында су коенмагыз.
Бәла ялгызы гына йөрми дигәндәй, суга батучылар белән беррәттән янгында һәлак булучылар саны да арта. Ел башыннан республикада 1794 янгын очрагы теркәлгән, бу — былтыргыдан ике дистәгә артыграк. Аларда 135 ке­шенең гомере өзелгән, ягъни 11 кешегә күбрәк. Үлемечле оч­ракларның 95 процентында ке-шеләр үз йортларында һәлак була.
Бүгенгедәй эссе көннәрне “кызыл әтәч” бигрәк тә ярата. Әле тегендә, әле монда “канат”ын кагып кына тора. Бер тәүлектә генә 7-14 янгын дөрләргә мөмкин. Мәсәлән, 26 июньдә республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Кырмыскалы, Краснокама, Нуриман районнарында, Уфа районы һәм шәһәрендә, Салават шәһәрендә агач, кирпеч йортлар, биналар янган.
Соңгы вакытта республика шәһәрләрендә янгын очраклары кимү күзәтелә, ә менә авылларда — арта. Төп сәбәпләрнең берсе — ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту. Шундый 600гә якын очрак теркәлгән. Калган сәбәпләр арасында: электр җиһазларын, мичләрне куллану кагыйдәләрен бозу һәм каникулда караусыз калдырылган бала­ларның ут белән уйнавы.
Бу җәһәттән бигрәк тә урман янгыннары саны арту хафага са-ла. Язгы-җәйге чорда республика территориясендә 96 шундый очрак теркәлгән, былтыр бу сан 25 булган.
Ни аяныч, ел саен янгыннар нәтиҗәсендә йөзләрчә, меңнәрчә гектар урман юкка чыга. Бик күп хайваннар, кошлар, хәтта кеше­ләр һәлак була. Бигрәк тә җилле көннәрдә ут торак пунктларга күчәргә мөмкин.
Еш кына янгынга табигать үзе түгел, ә кешеләрнең битарафлыгы гаепле. Түбәндәге кагыйдәләрне үтәгәндә, урман янгыннарын сизелерлек киметеп булыр иде:
— эссе көннәрдә урманга бармаска тырышыгыз. Барган очракта, учак якмагыз, тәмәке тартмау хәерле. Бер очраклы очкын зур бәла китерә ала.
— урманда буш пыяла ше­шә­ләр калдырмагыз. Алар кояш нурларын туплаучы линза ролен үтәп, янгын китереп чыгарырга сәләтле.
— урман юлыннан барасыз икән, машинагызга бензин салырга кирәк булса, тәүдә двигательне сүндерегез. Урманда майлы, бензинлы чүпрәк кал­дырмагыз. Ягулык парлары бик хәвефле.
— урманга тоташкан бакча участогында эшләгәндә, коры көнне учак якмаска тырышыгыз. Яккан очракта, караусыз калдырмагыз, сүндергәндә күп итеп су сибегез. Коры үләнгә ут төртмәгез.
— әгәр дә сезнең игътибарсызлык аркасында урманда янгын чыкса, зыян күләменә бәй­ле, дисциплинар һәм административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да янарга мөм­кин.

Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: