Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2018, 11:36

Җәйне батып үләр өчен көттекме?

Җәйнең җылы көннәрен түземсезлек белән көтеп алдык.

Ниһаять, су коенырга да мөмкинлек бар, әмма хәвефсезлек кагыйдәләрен дә онытырга ярамый.

Коткаручылар көн саен диярлек сулыклардан баткан кешеләр гәүдәләрен ала. 27 июньдә Салават районында яшәүче - 16, Чакмагыш районында 18 яшьлек егетләр батып үлде. Дүртөйле районында 27 яшьлек яшь ирнең гәүдәсе табылды.

Күптән түгел Белоретта яшәүче 36 яшьлек ир дә шул сәбәпле вафат булды. Моннан тыш, Мәләвездә - 32 яшьлек, Әлшәй районында 36 яшьлек ирләрнең үле гәүдәләре табылды.

(Фото pixabay.com сайтыннан алынды).

Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: