Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2018, 12:57

Аена күпме эчәргә?

Америка кардиологлары кеше спиртлы эчемлекләрне күпме кабул итә алуын ачыклаган.

Тикшеренүләрдә 18-45 яшьлек 4710 кеше катнашкан. Тикшерүчеләр ир-атларда - 5, хатын-кызларда – 4 порция спиртлы эчемлек куллану очрагына игътибар иткән. Бу – 350 грамм сыра, 100 грамм шәраб һәм 40 грамм көчлерәк исерткеч эчемлекләргә тиң.

Нәтиҗәдә, аена бер тапкыр шушы күләмнән артыграк эчкән ир-егетләрнең кан басымы һәм холестерины арту ачыкланган. Ә хатын-кызларның канында шикәр күбәю күзәтелгән.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: