Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2018, 16:04

Хәмдүнә апа - Борайда

Яраткан җырчыбыз туган ягына сабантуйга кайткан.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенә ничә яшь икәнен беркайчан да яшермәде.

- Миңа 69 яшь, апаем, - ди ул, үзенә генә хас наянлык белән. - Аякалар йөреп торганда, гел генә туган якка тартыр инде, чукынчыклар. Монда әле мине таныйлар (көлә), монда газизләремнең каберләре, монда минем җанга якын якташларым, шуңа да мин үзем дә дә еш кына монда. Монсында - сабантуйга кайтышым.

Хәмдүнә апабыз - татарның бармак белән генә санарлык иң яраткан, хәзергечә әйтсәк, популяр җырчысы. Борай районының кечкенә Котлыяр авылында туган, гомере Казанда узса да, күңеле белән беркайчан да шушы туфрактан аерылмаган үзебезнең Хәмдүнә апабыз!

Ешрак кайтыгыз, сәхнәләрне яңгыратыгыз, Хәмдүнә апа!

Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: