Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2018, 14:27

Игътибарлары һәркемгә җитә

Районда ярдәмгә, карауга мохтаҗ кешеләргә хезмәт күрсәткән оешмаларның берсе – «Очаг» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешма. Бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм мөмкинлеге чикле булган гражданнарны өй шартларында хезмәтләндерү сорап алынган хезмәтләр булып тора.

“Русия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында”гы законга ярашлы, авыру, травма алу, инвалидлык, яше буенча үз-үзен карау сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан кешеләр; даими тәрбиягә мохтаҗ бер яки хәтта берничә инвалид (шул исәптән балалык яшендәге) яшәгән гаиләләр социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ дип таныла. Исемлектә шулай ук социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала булган гаиләләр, эше һәм яшәү өчен акчасы булмаган кешеләр дә бар.

Социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылу карары “Гаилә” төньяк районара үзәгендә кабул ителә. Анда социаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза һәм тиешле документлар тапшырыла. Карар кабул ителгәч, хезмәтләр күрсәтүнең күләмен һәм төрен, түләү тәртибен, шулай ук якларның җаваплылыгын билгеләүче индивидуаль программа төзелә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булганнарга хезмәтләр бушка күрсәтелә.

Узган елда старт алган “Социаль няня” хезмәте белән файдаланучылар да бар. Бүгенге көндә бу хезмәт җиде гаиләгә күрсәтелә. Бала караучы хезмәтен башкарган Рузидә Исламова – социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 25 ел тәҗрибә туплаган белгеч. Әлеге вакытта ул ике яшь ярымлык сабыйны тәрбияли. Шулай ук ярдәмгә мохтаҗ 16 өлкән кеше дә аның карамагында.

Әйе, бу системада эшләүче кешеләрнең хезмәте җиңелдән түгел. Бу эштә киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр, олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала.

Читайте нас: