Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 13:12

Яшь көчләр килә

Касияр авылының ишле гаиләләренең берсендә тәрбияләнеп үскән Радик Раянов кечкенәдән маллар ярата.

Авыл кешесенең тугры юлдашы, йорт мәшәкатьләрендә дә алыштыргысыз ярдәмчесе булган атны ул бар маллардан да якынрак күрә. “Урожай” хуҗалыгының Борай товарлыклы-сөтчелек фермасында остазлары Рәфис Гыйләҗетдинов, Олег Минлин һәм Олег Янсубаевлардан Радик эш рәтенә төшенә, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы тармагында яшь егетләрнең эшләве аеруча күңелле.

Читайте нас: