Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 12:29

Без ярдәм итәргә әзер

Агымдагы елның 1 мартыннан районда БР Хезмәт министрлыгына караган төньяк районара “Гаилә” үзәге дәүләт бюджет учреждениесе тулы куәтенә эшли башлады. Безнең бүлектә аның мөдире, социаль эш буенча белгеч, гаиләләр белән эш буенча белгеч һәм психолог эшли. “Гаилә” үзәге мәгълүмати-методик булып тора һәм авыр тормыш хәлендә калган гиләләргә һәм балаларга бушлай социаль-психологик һәм юридик ярдәм күрсәтә.

Моннан тыш гаиләгә психологик консультация бирү,

гаилә конфликтлары яисә аерылышу, гаиләдә кансыз кылану яки көч куллану күренешләре булганда, ата-ананың берсе яки бала үлгәндә гаиләгә комплекслы ярдәм күрсәтү,

“Социаль бала караучы” хезмәте (өч яшькә кадәр балаларны карап тору) рәсмиләштергәндә ярдәм итү,

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”, “Беренче чиратта кирәкле әйберләр банкы” акцияләре оештыру,

балаларның җәйге ялын оештыру,

гражданнарның социаль хезмәтләрдә мохтаҗлыгын ачыклау,

гражданнарны социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ дип табу һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү,

балигъ булмаганнарның караучысыз калуын кисәтү эшләрен башкарабыз.

Шушы мәсьәләр буенча сорауларыгыз булса, эш көннәрендә Борай авылы, Мәгъдән урамы, 39 йорт адресы буенча 14 һәм 15 кабинетларга мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: (34756) 2-19-10.

С.Хәмәтярова.
Читайте нас: