Бу берничә принципиаль икътисади сәбәпкә, дөресрәге, дәүләтнең салымнар сәясәтенә бәйле. Узган ел ахырында ук ягулыкның шактый кыйммәтләнәчәге билгеле булды. Эш шунда: быелдан Хөкүмәт ягулык бәясендәге һәр 50 тиенне Кырым, Калининград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгышта инфраструктур проектларны финанслауга тотыну турында карар кабул иткән иде. Шулай ук Акцизларны да ел дәвамында ике тапкыр (гыйнварда һәм июльдә) күтәрү планлаштырылды. Монда шундый ачыклык кертергә кирәк: ягулык бәясенең 60–80 процентын салымнар (НДПИ, НДС) һәм акциз (зиннәтле яисә беренчел саналмаган аерым төр товарлардан алына торган салым төре тәшкил итә. Аракы, тәмәке, бензин шундый исемлеккә керә). Ягъни бу — дәүләт кесәсенә турыдан-туры керә торган өлеш. Шуңа күрә, нефть компанияләре табыш артыннан куып хакларны арттыра, дип уйлау дөреслеккә туры килеп бетми. Дәүләт тарафыннан салым басымы арткан саен алар, ягъни нефть компанияләре, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр.
Май аенда ягулык бәяләре кискен арту халыкта ризасызлык тудыра башлагач, финанс министры Антон Силуанов 1 июльдән акцизларның киметеләчәген игълан итте. Бер тонна бензин акцизы — 3 меңгә, дизель ягулыгы акцизы 2 мең сумга киметеләчәк. Нәтиҗәдә, бюджет керемнәре 140 миллиард сумга кимиячәк, әмма бу гына бензин җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның югалтуларын каплый алмый, аңа карап бензин бәяләре дә кимемәячәк. Һәрхәлдә, хакларның контрольсез артуына вакытлыча чик куелды дияргә мөмкиндер. Шул ук вакытта, акцизларның махсус карар белән кабул ителүен күз уңында тотсак, тиз арада бәяләр сәясәте тотрыклануга ышаныч аз. Чөнки элекке карарны гамәлдән чыгару өчен яңа карар кабул итү сорала. Ә аны әзерләү һәм кабул итү вакытны ала.
Алда атап үтелгән сәбәпләрнең янә берсе – компанияләргә ягулык белән эчке базарда сәүдә итүгә караганда аны экспортка озату отышлырак. Тышкы базарда чимал хаклары күтәрелгән саен (нефть бәясе әле дә артуын дәвам итә) компанияләргә продуктларны, шул исәптән бензин һәм дизель ягулыгын, читкә (долларга) сату күбрәк табыш китерә. Җитештерүчеләр экспорт белән мавыкмасын өчен дәүләт, үз мөмкинлекләрен файдаланып, чара күрергә тиеш. Кемгәдер бармак янап кына түгел, әлбәттә. Ирекле базар шартларында салымнарны, яисә финанс министры белдергәнчә, акцизны киметеп, җитештерүчеләрне кызыксындыру чаралары кулланып кына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, дәүләт, күбрәк керем тупларга омтылып, нәфесенә баш булмаса, җәмгыятьтә социаль киеренкелек килеп туарга мөмкин. Тагын шул: ягулык бәяләре белән килеп туган хәл ил икътисадының элеккечә “торбага” бәйлелеге, ә диверсификация һәм структур үзгәрешләрнең гаять акрын гамәлгә ашырылуы турында сөйли.
Чыганак: http://kiziltan.ru