Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 12:49

Балалар Сабантуе гөрләп үтте

Җәйнең беренче көне быел карлы салкыннары белән килде. Суыкларның соңгысы булсын иде, дигән теләкләр белән ата-аналар балаларын җылы итеп киендереп, хәзер инде традициягә әверелгән “Балалар сабантуе” бәйрәменә “Танып” стадионына җыелды.

Бу көтеп алынган чара һәр елны 1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көненә туры килә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары җыр, бию буенча осталыкларын күрсәтеп бәйге тотты бу көнне.


Шулай ук спорт уеннары һәм ярышларында малайлар һәм кызлар теләп катнашты, бүләкләргә лаек булды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Ф. Хуҗин балаларның җәйге яллары башлануы белән барысын да тәбрикләп, ялларның имин һәм файдалы үтүен теләде. Ирешелгән уңышлары өчен аерым укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Гаилә елы кысаларында оештырылган бу бәйрәм балалар иҗат йорты һәм балалар спорт мәктәбе педагогларының һәм аларның тәрбияләнүчеләре тырышлыгы белән елдагыча эчтәлекле һәм нәтиҗәле килеп чыкты. Балалар cабантуенда милли уеннар да уйналды. Көннең салкынлыгын шушы милли үзенчәлекле ярыш-бәйге чәме сындыра төште һәм һәрбер бала, нинди дә булса уенда катнашу теләге белән янып, бер бәйгедән икенче ярыш арасында йөгергәләп йөрде. Җыр-моң, балаларның шат көлешүе бу көннең бәйрәм булуын искәртеп, Борай өстенә таралды.


Читайте нас: