Яш ярымнан өч яшькә кадәр бала тәрбияләүчеләрнең ай саен нибары 50 сум пособие алуын ул хурлык дип белдергән. Шуңа да беренче бала өчен бу акчаны – 3,5 мең, ә икенчесе өчен 6,5 мең сумга кадәр, ягъни 70 тапкыр арттыру зарурлыгын билгеләгән.
Бу башлангыч, шулай ук, белем алу формасына бәйсез рәвештә, студентларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләүне күздә тота.