Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2018, 14:20

Үзләре – өченчедә, урыннары – беренчедә

Республикада “Сәламәт буын – көчле регион” дигән спорт проекты бар. Проект чикләрендә 29-31 май көннәрендә Уфада 3 нче сыйныфлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән Бөтенрусия физкультура һәм спорт комплексы спартакиадасы узды.

Анда район данын Борайның беренче мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары яклады. Аларга мәктәпнең физкультура укытучысы Рузанна Габбасова, сыйныф җитәкчесе Эльмира Нурова, тренер Рөстәм Муллагалиев җитәкчелек итте. Бу сыйныф әлеге проектка 2015 елның сентябреннән кушылды. Балалар башкалада 3 көн буена төрле ярышларда, конкурсларда, викториналарда призлы урыннар өчен тырышты.

Спартакиаданың төп ярышлары ГТО нормативларын тапшыру иде. Безнең укучылар ГТОның барлык төрләре буенча да югары нәтиҗәләргә иреште. Көрәштә Данил Шәйнуров белән Гүзәлия Мәрданова ГТО комплексының икенче баскычында җиңүче булдылар, грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Гүзәлия исә ГТО комплексының икенче баскычында абсолют җиңүче дип тә табылды.

Гомум зачет буенча безнең “Пламя” командасы ГТО комплексы спартакиадасында 1 нче урынны яулады. Шулай ук БРның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы кубогына лаек булды.

Командасы строй һәм җыр смотрында да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Команданың алыштыргысыз капитаны Азалия Гайфуллина барлык командирлар арасында иң яхшысы дип табылды.

Укучылар рус теле һәм математика фәннәреннән тестта катнашуда, квест-уенда, асфальтта рәсем ясауда да осталыкларын күрсәтте.

Безгә ышанган, ярдәм иткән район хакимияте башлыгы Б.Нурисламовка, мәгариф бүлеге начальнигы Ф.Хуҗинга, мәктәп директоры И.Мостафинга, ата-аналарга рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Э.Нурова, Борай беренче санлы урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы,

Р.Габбасова, физкультура укытучысы.

Читайте нас: