Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2018, 13:29

Туган телне кадерләп

Борай гимназиясе укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән төрле дәрәҗә олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнаштылар.

2017-2018 уку елында Экология, Гаилә елына һәм аерым даталарга багышланган күп чаралар уздырылды. Нәфис сүз осталыгы район бәйгесендә Искәндәр Исламов җиңү яулады. “Республикамны данлыйм!” иҗади эшләр район конкурсында Алсу Фәюршина призлы урын алды. Бөтенрусия укучылар олимпиадасында Рәилә Әхмәтова призер исеменә лаек булды. Рәилә, шулай ук М.Акмулла исемендәге БДПУның 50 еллык юбилеена багышланган “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсында номинация җиңүчесе булды.
21 февраль – Халыкара туган телләр көнендә гимназия базасында “Милләтем хәзинәләре” районара дистанцион диктанты уздырылды. Чарада 50гә якын укучы катнашты. Һәр катнашучы – сертификатларга, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга лаек булды. Шулар арасында гимназия укучылары Алсу Галиева, Рөстәм Махиянов, Рөстәм Ситдиков, Жасмин Әхмәтҗанова призлы урын алдылар.
Республикада ел буена дәвам иткән традицион Акмулла олипиадасында безнең укучылар актив катнашты. Өч турны да яхшы үтеп, олимпиаданың призеры исеменә янә И. Исламов һәм Р. Әхмәтова лаек булды.
Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Р. Миңнуллинның юбилеена багышланган “Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” дип аталган бөтендөнья видеоакциясендә безнең укучылар зур теләк белән катнашты. Р.Әхмәтова Кемерово шәһәрендәге фаҗигага арнап язылган “Ут эчендә” дигән тетрәндергеч эчтәлекле шигырен укыды. И. Исламов “Татарларым” оран-поэмасынан өзекләр сөйләде. Лиана Килмәтова “Артек турында җыр” шигырен сөйләп, үзенең шул лагерьдә ял иткән мизгелләрен искә төшерде. Лия Якупова “Энекәш кирәк миңа”, Галия Батыргәрәева “Салават күпере биргән бүләк”, Булат Хәсәнов “Эх!” шигырьләрен сөйләп, видеога төшеп, социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Аларның чыгышларын шагыйрь үзе дә югары бәяләде, рәхмәтләрен җиткерде.
25нче апрельдә М.Акмулла исемендәге БДПУда XVIII тапкыр үткәрелгән “Өзлексез белем бирү: мәктәп, педагогик көллият, вуз” регионара фәнни-гамәли конференциясендә безнең укучылар “Ономастика мәсьәләләре” секциясендә чыгыш ясады. Рәилә биредә “Борай районына кергән авылларның җир-су атамалары” дип аталган фәнни тикшеренү эшен уңышлы яклады. Ә Искәндәр “Борай районы Иске Карагыш авылының аш-су атамалары” фәнни тикшеренү эше беренче урын яулады.
Бүгенге көндә туган телен яраткан, аның әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган укучыларыбыз булуы бик куанычлы. Балаларында туган телгә сөю хисен тәрбияләгәннәре, туган телдә сөйләшкәннәре өчен милләтебез киләчәгенә битараф карамаган ата-аналарга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Туган телебезне сөеп, кадерләп яшик!


Ә. Әсләмова,
гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: