Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2018, 13:17

Сөялле кулларда тимер чыңы

Яшьли механизатор һөнәрен сайлаган Илдар Гаффанов (рәсемдә) изге игенче хезмәтен дүрт дистә елдан артык намуслы башкарып килә.

Ул әлеге язгы кыр эшләрендә чәчү алды культивациясе ясауда көч салып, агрегатларның көтеп утыруына юл куймады. Аның белән эшләүче Александр Сәетовтан да шундый сыйфатлы хезмәт таләп ителә иде. Хуҗалык рәисе Мәүләви Хуҗин бу агрегаттан башканы көтмәде дә. Чөнки әлегә аларга карата булган ышанычның акланмый калганы булмады. Кырык икенче ел рәттән туган Әҗәк һәм күршедәге Яңа Мостафа, Алдар авыллары басуларында көч салган механизатор-комбайнчыга һәр участок, вакытлыча су яткылыклары – барысы да яхшы таныш. Бу басуларны елына берничә кабат урый ул. Язгы кыр мәшәкатьләреннән соң озак та үтми яшел уракка төшелә, анысына ашлык сугулар кушылып китә. Илдар Гаффанов “Енисей”, “Нива-Эффект” басу корабларында ел да алдынгылыкны кулдан ычкындырмаучыларның берсе буларак мактаулы. “Сәламәт булып, туган хуҗалыгыма хезмәт итүемә канәгатьмен, басуларда күкрәп үскән ашлыклар аңа югары бәһа”,– ди ул үзе.


Читайте нас: