Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2018, 14:26

Каникуллар башланды!

Бүген районның “Танып” балалар сәламәтләндерү лагере 120 балага ишекләрен ачты. Биредә Шабай, Бөре балалар йортларында, Краснокама һәм Борай районнарының күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгытачак, озайлы уку елыннан соң рәхәтләнеп ял итәчәк.

Шулай ук 13 мәктәптә, Балалар иҗат йорты һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базаларында көндезге ял лагерларе эшли. Аларда барлыгы 920 малайлар һәм кызлар ял итә.

Читайте нас: