Киләчәктә дә фермер булырга теләүчеләр бар. Авыл җирендә үз эшен булдыручылар өчен республикада махсус программалар каралган. Мәсәлән, “Гаилә фермасы”, “Башлаучы фермер” программаларында катнашырга мөмкинлек тудырыла. Әлбәттә, республика буенча мондый программада катнашырга теләк белдерүчеләр аз түгел. Шуның өчен сайлап алу конкурслары оештырыла. Бу конкурсларда катнашкан фермерларның, әгәр дә ул яңа эш башлаучы фермер булса, ун процент күләмендә, гаилә терлекчелек фермасы программасында катнашу өчен 40 процент үз финанс средстволары булу таләп ителә.
Конкурс комиссиясендә җиңүче фермер мал алырга планлаштырган очракта ниндидер нәсел хуҗалыгы белән килешү төзи. Әгәр дә техника алырга теләсә, республикада эшләп килгән техника дилеры – трактор, аңа тагылма агрегатлар сатучыларга мөрәҗәгать итә. Бу килешүләр нигезендә товар белән тәэмин итүчегә башта фермерларның үз средстволары күчерелә. Аннан соң акча күчкән һ.б. документлар урындагы казначейство органнарына тапшырыла. Шуннан соң алынасы маллар, техника хуҗалыкларга кайтарыла.
Казначейство хезмәткәрләре хуҗалыкларга килеп, шушы техниканы, малларны рәсемгә төшереп, аларны үз идарәләренә тикшерергә җибәрә. Биредәге катгый контрольдән соң, кире кайтарусыз дәүләт ярдәме – грант акчалары товарны сатучы исәбенә күчерелә. Бу финанс средстволарының тиене дә кулга бирелми. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, республикада грант акчаларын үз белдекләре белән файдаланучылар булды. Мондый адымга баручылардан алар суд аша юллап алынды һәм шундый сәбәпләр аркасында катгый контроль булдырылды.
Әлеге программалар ярдәмендә район фермерлары симменталь һәм герефорд токымлы маллар, саву аппаратлары һәм сөт суыткычлар, МТЗ– 82 маркалы тракторлар, пресс-подборщиклар һәм башка төрле авыл хуҗалыгы машиналары алуга иреште. Мәсәлән, 2017 елда фермерларга шушы максатларда алты миллион сумнан артык финанс средствосы кайтты. Бу программалар эшли башлаганнан алып исәпләгәндә, авыл кешеләренә барлыгы 33 миллион сумнан артык финанс ярдәме күрсәтелде. Әлеге вакытта Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан фермерлар кооперативларга берләшә. Районда шундый өч кооператив уңышлы гына эш башлап җибәрде. Киләчәктә аларның саны тагын да артыр, дигән ышаныч бар.