Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2018, 13:46

Чимал әзерләү мәйданында

Нинди дә булса төзелеш мәшәкатен башлау өчен, беренче чиратта, проект-смета документлары белән берлектә финанс средстволары кирәк булса, икенчедән, эшнең нигезен тәшкил итүче комташ материалы таләп ителә. Бу шулай ук юл төзелешенә дә кагыла. Мондый оешма, предприятиеләрдә көч салучы механизаторлар, водительләр хезмәтләрен комташ чыгарудан башлый. Безнең районда, гадәттә, ул Агыйдел елгасы ярларыннан табыла.

“Башкиравтодор” җәмгыяте баш идарәлеге төньяк зона районнарының юл төзүчеләрен беренчел материал белән тәэмин итү өчен шушы төбәккә якын урнашкан казылма байлыклардан файдалана. Бу мөһим хезмәтне башкару максатында рөхсәт – лицензия алынып карьер ачыла. Вострецово авылы янында Агыйдел елгасы буенда шундый эш 2015 елда башланган иде. Төзелеш өчен кирәкле материал җир өслегеннән алты- җиде метр тирәнлектә ята. Шуңа берничә ел дәвамында нигездә районның юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге техникасы ярдәмендә җирнең өске катламы читкә ташылып куелды. Ком карьеры ачуда экскаваторда Фидәрил Нургалиев, Т-170тә Данил Гыйльманшин, водительләр Илфат Гайсин, Рәлиф Миңнеәхмәтов иртәдән кичкә кадәр төзелеш чималы әзерләүдә көч сала. Билгеле, монда зур тирән чокыр барлыкка килеп, ул язын су белән тулып күлгә әйләнде.
–Әнә шул күлгә махсус машина төшерелә. Рәфис Ахунов аны электр энергиясе ярдәмендә эшләтә. Машинаның ике ягына корылган юан торбаларның берсеннән ташлы ком суыртылып, икенче өлешеннән җир өстенә чыгарылып өелә. Бу агрегат безгә бер көндә 1600 тонна ташлы төзелеш материалы әзерләү мөмкинлеге бирә, – дип сөйләде әлеге участок мастеры Камил Гатауллин. Аннары ком икенче махсус машинада сортларга аерыла. Вак ком кышын юл өслегенә сибүдә файдаланылса, эре өлеше асфальт заводына ташыла. Әзер чимал шулай ук күрше районнарга да озатыла. Т-170 көрәкле тракторында Борис Михайлов материалны эттереп өя, йөк машиналарына төяргә җайлый.
Үткән елда эксплу-атацияләүгә тапшырылган Силасау, Яңа Мостафа, Каратамак авыллары юлларын төзүгә биредән алынган җитмеш мең тонналап төзелеш материалы файдаланылган. Вострецово карьерындагы хезмәтләр ун елга исәпләнгән.

Читайте нас: