Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2018, 13:32

Безнең заман герое ул

Сәлахетдин ага Карамовның үзен “безнең заман герое” дип әйтергә мөмкин. Быелның август аенда 85 яшен тутырачак, шушы яшендә дә кулыннан каләмен төшерми яңа китаплар язган кешене кем дип әйтәсең инде. Шушы көннәрдә район китапханәсендә аның “Герои наших времен” һәм “Герои наших дней” дип исемләнгән ике китабын халыкка җиткерү чарасы үтте.

Китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова оештырган бу чарадан зур фәһем алып кайттык. Сәлахетдин Карам улы – олы тормыш юлы үткән, туган Иске Карагыш авылы өчен генә түгел, Борай районы өчен дә горурлык булган шәхес. Иске Карагышның крестьян малае Свердловск юридик институтын тәмамлап, гомерен гаделлек өчен көрәшкә бирә. Судья, прокурор, башка юристлык эшләре белән 45 ел шөгыльләнә. Ставрополь краенда хезмәт салып, соңыннан туган ягына – Уфага кайтып эшли. Намуслы хезмәтләре өчен бирелгән медальләре, башка наградалары бихисап. Дистәдән артык китаплар, брошюралар авторы ул. “Социалистик законлылык”, “Агыйдел” журналлары лауреаты. Аның китапларын район китапханәсеннән алып укырга мөмкин. “Иске Карагыш”, “Сельская баллада”, “Есть в жизни удача”, “Записки судьи в отставке” һ.б. китаплары туган якка, аның тарихына, кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган.
Очрашуда чыгыш ясаучылар Сәлахетдин аганың тормыш юлына, иҗатына зур бәһа бирде.
Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның фатихасы белән Сәлахетдин ага “Бураевские знаменитости” дигән китаплар сериясен башлады. Ике китап дөнья күрде. Анда Борайның 14 күренекле шәхесе хакында очерклар басылган. Сәлахетдин ага бу серияне дәвам итәргә уйлый.

Читайте нас: