Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2018, 11:19

Республикада Бөтенрусия спорт уеннары узды

Шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәрендә Президент спорт уеннарының төбәк этабы узды.

Спорт бәйрәмендә Президент спорт уеннарының муниципаль этабында җиңүче 60 укучы катнашты. Ярыш программасына 3х3 баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү һәм шашка уеннары кертелгән иде.

Гомум команда исәбендә беренче урынга — Стәрлетамак, икенче урынга — Белорет, өченче урынга Уфа районы мәктәп командалары чыкты.

Президент спорт уеннары дүрт этапта оештырыла: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм Бөтенрусия.

Президент ярышларының Бөтенрусия этабы 3-24 сентябрьдә Анападагы “Смена” балалар үзәгендә узачак. Анда республика данын шәһәр командалары арасында - Мәләвез 1нче мәктәбе, ә авыл командалары арасында Мишкә районының Чурай мари гимназиясе командалары яклаячак.

Президент спорт уеннарының Бөтенрусия этабы агымдагы елның 7-28 сентябрендә “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгендә үтәчәк. Анда республикадан Стәрлетамакның 32нче мәктәбе командасы катнашачак.

Чыганак: http://kiziltan.ru

Читайте нас: