Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 13:24

Микрофон алдында – якташыбыз

“Шәрык” радиосында җанлы тапшырулар алып баручы якташыбызның чыгышларын республика халкы көтеп ала һәм аның сабыр гына тыйнак сөйләмен үз итеп тыңлый.

Районыбызның кечкенә Сүлҗибаш авылында туып-үскән Илдар Галисламовка укытучылары мәктәп елларында ук зур өметләр багълый. Ул аеруча туган тел дәресләренә үлеп гашыйк була. Яңа Мостафа сигез еллык мәктәбенә йөреп укыганда Ралия Кәримованың әдәбият, тел дәресләрен оста һәм кызыксыну тудырырлык итеп алып баруы егеттә татар теленә карата гомерлек сөю уята. Онытылмас мәктәп еллары, ана теле дәресләре тормыш сабаклары булып хәтеренә уела аның. Тумыштан бирелгән эчке тәрбиялеге, сизгер акылы белән Илдар да укытучыларының ихтирамын яулый, шул чакта ук, өметле бала бу, диләр аның турында педагоглар. Урта белем алгач, солдат хезмәтен үтәп кайта. Ерак Себер якларында да эшли. Татар теленә булган мәхәббәте Казан дәүләт университетының филология факультетына илтә. Илдар Миңнемулла улы кулына диплом алгач, өч ел Шөкшән мәктәбендә укыта. Бу чор 1990 еллар башларына туры килә. Язмыш Уфага алып килә аны. Өйләнә, хәләле белән ике ул үстерәләр. Хәзер инде егерме елдан артык “Шәрык” радиосында тапшырулар алып бара. Радиожурналист буларак, “Кеше язмышлары”, “Музыкаль сәхифә”, “Ислам нуры”, “Җырым булсын бүләгем” тапшырулары Илдар Исламиның ихтирамлы, изгелек тулы тавышы белән сугарылып бик күпләрне таң калдыра. Чыгышларының эчтәлекле булуы аның татар җанлы кеше һәм милли аһәңле шәхес булганлыгыннан килә. Өстәвенә, ихласлыгы да радиотыңлаучыларны әсир итә бара. Кешеләрне яратуы, яхшылык теләве аның тавыш тембрына күчә, ә боларның берсен дә ясалмалылык белән генә барлыкка китереп булмый! Әдәбиятне яраткан, тормыштан гел позитвлык эзләгән табигать баласы – Илдар Ислами белән әңгәмәләшкән чакта аның районыбыз тормышы белән гел кызыксынып торганын, “Алга” гәзите белән кечкенәдән дус якташыбызның әле дә аның бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча йотлыгып укыганлыгы хакында хәбәрдар булдык.

Миңнемулла абый һәм Дания апаның гаиләсендә дүрт баһадирдай ул үсте. Әти-әниләренә охшап, аларның барысы да хезмәт сөючән, тәртипле булды. Дүрт малай әтиләренә ир-ат башкара торган эшләрдә булышса, әниләренә ярдәм итәргә дә онытмады малайлар. Дания апа улларыннан бик канәгать иде, чөнки бу гаиләдә тәртип беренче урында торды: тынычлык, бер-береңне аңлап, ярдәмләшү иң алгы планга куелды. Кеше булып калырга, башкаларның хәленә керә белергә, изге ниятле булырга туган гаиләдә өйрәнделәр алар. Илдарларының аеруча туган нигез җанлы икәнен без, авылдашлары, әти-әниләре картаеп, дөнья куйгач күреп хәйран калдык. Илдар абый вакыты булган саен авылга кайтып, нәрсәдер төзи, кәртә-коймаларны яңарта. Вакытын да таба, Уфадан тиклем кайтып, бакча тәрбияли. Булдыклы әнисе исән чагындагы кебек тәрәзә төпләрендә гөлләр үстерә. Кыскасы, туган нигез суынмый, иманлы бала тыршлыгы белән туган йорт чәчәк ата! Җаны-тәне белән туган җиренә береккән, туган теленә мәдхия җырлаган һәм республика халкы сокланырлык тапшырулар авторы булган якташыбыз белән горурланабыз без. Иҗат чишмәләрең корымасын, илһам канатларың талмасын, Илдар Ислами!

Читайте нас: