Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 13:48

Куян асрасаң, отылмассың

Куян ите тавык ите кебек җиңел һәм йомшак.

Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизләре, хроник авырулы кешеләр өчен ашау нык файдалы. Организмга эләккән радиацияне дә чыгара. Ләкин куян итендә шушы үзенчәлек дүрт айга кадәр генә саклана. Соңрак аның итендә төрле нитратлар, зарарлы матдәләр туплана башлый. Шуның өчен куянны чалганнан соң, итен дүрт айдан да озак тотмагыз! Куян асрау өчен әлләни артык яктылык, җылылык та таләп ителми. Җылы туны аны 40 градус салкында да саклый. Алар елына 4-5 тапкыр балалыйлар. Куян балалары 5-6, 11-12гә тиклем җитә. Елына бер анадан 40-50 бала алып була. Түшкәсенең уртача авырлыгын 3 кг. белән алганда, бер ана куян елына 1 центнер ит бирә дигән сүз! Һәм килограммын 300әр йөз сум белән санаганда, бер куян елга хуҗасына 30 мең сум табыш китерә ала. Балаласы куянга җылы, тыныч, караңгы урын кирәк. Бәләкәчләрне кул белән тотарга ярамый. Чит ис калып, аларын үтереп бетерергә мөмкин. Су эчмәсәләр, аналарының сөте бетәргә мөмкин. Алларында ризыкның һәм суның гел булып торуы шарт. Алларында тоз һәм акбур булсын. Алар бик чиста хайваннар, ярауларын да бер, аерым урында гына үтиләр. Бу табыш китерә торган тармакны хәзер күпләр үз итә. Артык чыгымнар да кирәкми. Гаиләңне ит белән тәэмин итүдә дә куян алыштыргысыз мал!

Читайте нас: