Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 13:32

Базар тырышларны ярата

Борынгыда берүк төрле товар белән сәүдә итүчеләр бер-берсенә дустанә мөрәҗәгать итеп, тауар иш, йә дус-иш дип эндәшкәннәр. Товарищ сүзенең нәкъ төрки тамыры бу.

Язгы мәшәкатьләр базар сулышында да ныклы сизелә. Күпләр бакчаларын сөреп, бәрәңге утырту эшләрен тәмамлады инде. Борай базарына кәбестә, помидор, кыяр үсентеләре артыннан чыкканнар һәм авыллардан килгәннәр. Уңганнар орлык бәрәңгесенең ун литрлы чиләктәгесен – 150дән, кәбестәнең дистәсен– 50 сумнан, помидор үсентесенең берсен – 20-15 сумнан, кыяр үсентесен – 20 сумнан тәкъдим итә. Җаның нинди сорт тели, сайлап кына ал! Тәрәзә төбен пычыратып, рассада утыртып булашмыйм, базардан гына чыгып алырмын әле дигәннәр дә хәзер байтак, андыйларның ихтияҗларын базарда тырышлар һәм гаилә бюджетын ничек тә тулыландырыйм, хезмәтемнән файда табыйм дигәннәре канәгатьләндерә. Ике як та бер-берсеннән бик ризалар. Борай районы кешеләре электән үк гүзәллеккә омтылып яшәгән. Бакча-йортларга чәчәк утыртыр өчен дә гөл үсентеләренең ниндие генә юк! Халыкның яраткан петуния чәчкәсе үсентесен Борай базарында 30-25 сумнан, гортензияләрнең үсентесен – 150-300 сумнан алырга була. Җимеш-җиләк үсентеләренең дә ниндиләре генә юк, әмма алмагач, груша кебекләренең җылы яктан китерелмәгәненә (южный) ышанып алыгыз һәм моңа аеруча игътибарлы булыгыз! Андыйлары безнең як климатына яраклаштырып, районлаштырылмаганлыктан, кышын туңып әрәм булачаклар.

Кышыңны язын кайгырт дигәндәй, базарның кош-кортлар сатыла торган өлешендә авыл халкы мәш килеп, каз, үрдәк бәпкәләре, бройлер чебешләр, йомырка тавыкларын күпләп ала. Зурлыклары да төрледән, шулай ук аларның хаклары да аерыла. Кемгә ниндие кирәк! Бройлер чебешләренең 45 көнлекләрен 250-240 сумга, 3-4 атнадан йомырка сала башлаячак яшь тавыкларны – 250гә саталар. Үрдәк балаларын да, аларның үскәнрәкләре 180-150 сумнан, халык теләп ала.

Иртәнге якта кеше ит-сөт ризыкларын алып калырга ашыга. Сыер ите 300-250 булса, алган кешегә дуңгызныкы – 250-200 сум. Сыер мае – 400-350, каймакның банкасы – 200-180, эремчек 80-70, сөтнең литр ярымлык шешәсе – 70-60, авыл йомыркасы – 70-60 сум белән сатыла. Райондашларыбыз сыер малын әзерәк асрый башлаганмы, әллә урыннарда ук сөт ризыкларын алып бетерәләрме, башка районнан килеп сатучылар чагыштырмача, күбрәк. Мишкә районы Илек, Ишим, Тегермән авылыннан тиклем базарга товарларын алып килгәннәр. Сөт ризыклары, йомырканы лаборатор тикшерү үткәреп саталармы, анысы сатып алучыга сер булып кала. Башка җирләрдә тикшерү үткәнлекне белдергән таллоннар, сатып алучы һәм контрольдә йөрүчеләр күрерлек итеп, авылдан алып килгән сөт-май, йомыркалар янына беркетелеп куела. Шулай һәр базар саен. Әйткәндәй, һәр базарда ирле-хатынлы сатучылар арзан гына бәя белән кәнфит-шоколадлар китереп сата. Чиратка тезелгән халык арасыннан бер ханым: “Саклану срогы беткән бит боларның, нигә кешеләргә мондый товар сатасыз?” – дип, ризасызлык белдерде. Сатучылар: “Уйди, не нравится, не покупай!” – дигән сүзләрен әйтеп, аны куып җибәреп, эшлекле кыяфәт белән эшләрен дәвам итте. Срогы чыккан продуктларны халыкка тәкъдим итү кемдә нинди фикер уятадыр? Базар көнне нинди продукт халыкка тәкъдим ителгәнен, шиклеләре һәм куллану вакыты чыкканнарына тыю салып, тиешле кешеләр тарафыннан базарда тикшерү рейдлары үткәрелсен иде. Азык-төлекнең сыйфаты анализлангач кына ризык кулланучысына барып ирешсен! Чынлап та, халык кирәк булган товарларны базардан алу кулайрак, анда “натуральный” дип, бирегә ашыга бит. Бу яктан, башка район үзәкләре белән чагыштырганда, Борай базары артта кала килә, минемчә. Бөредә лаборатор тикшерү үтмәгән сөт ризыкларын, йомырканы тикшерүчеләр “конфисковать” итеп алып кереп китәргә дә күп сорамый, юкса.

Зелпедән себерке бәйләгән Борайда яшәүче 76 яшьлек Җәмил абый Байков товарын һәр базарда ике дистәгә якын сата икән. Олы яшьтәге абзый аларны Шабай ягына үзе барып җыя һәм пөхтә итеп бәйли. Һәм сыңарын 60 сумнан тәкъдим итә. Тырыш, уңган кешегә табигать байлыкны үзе бирә шул, иренми кабул итеп кенә ал! Тиен акча чутлап, тегеңә җитми, моңа аз дип утырганчы, яшелчә, чәчкә рассадалар үстереп кенә сатсаң да, гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм килеп керә. Мал асрап, итен, сөтен эшкәртүчеләргә ихтирам күзе белән багасың. Үз кәсепләрен булдыручыларның һәрберсе мактауга лаек! Менә шуларны аңлаган, хезмәт кенә уңыш китерә дип яшәүче тырыш, уңган райондашларыма сокланып карыйм һәм: “Әфарин, товар ишләр”, – димен.

Читайте нас: