Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 13:42

“Тәмле ашлар җырчысы” белән очрашу

Узган атнада район үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, “Кызыл таң” гәзитенең үзхәбәрчесе Венера Мәҗитова белән очрашу оештырылды.

Чарага килүчеләр игътибарына язучының әлеге вакытта бик популяр булган “Өй ашлары”, “Хуҗабикә” китаплары тәкъдим ителде. Автор китапларның язу тарихы, аларның эчтәлеге белән таныштырып үтте. “Өй ашлары” китабында милли һәм көндәлек аш-су рецептлары тупланган. Ә “Хуҗабикә” исә беренче китапка кермәгән яңа рецептлар, бакчачыларга файдалы киңәшләр, кырлыганнан (иван-чай) чәй, “200 грамм” диетасы бүлекләреннән тора.
“Өй ашлары” китабы белән үзем дә якыннан таныштым. Аның тышкы һәм эчке бизәлеше үк үзенә җәлеп итә. Төсле һәм сыйфатлы кәгазьдә басылган, авторның үзе төшергән ачык фотосурәтләр белән иллюстрацияләнгән китапларны уку теләге үзеннән-үзе туа.
Бер караганда, кемнәрдер хәзерге заманда нәрсәдер пешерергә уйласаң, интернет тулы рецептлар – күңелеңә ятканын сайла да ал дип әйтергә мөмкин. Тик ни өчен Венера Мәҗитованың китабы халык арасында бик популяр соң? Беренчедән, ул аңлаешлы, гади, һәр кешегә якын итеп, һәр рецептның мавыктыргыч туу тарихы белән, ягымлы, тәмле, җырлап торган туган телебездә язылган. Милли аш-сулар китабы аша татар телебезнең матурлыгына янә бер кат инанасың. Шулай ук һәрбер әзер ризык белән өстәл артында утырган тату, күркәм гаилә күз алдына килә –җылы гаилә учагы кадере, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау белән дә китап игътибарга лаек.
Венера ханым шулай ук Татарстанның билгеле язучысы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ак читек” повесте һәм драма әсәрләреннән торган “Сагынган чакларымда” җыентыкларын да алып килгән иде.
Чарага килүчеләр, бик канәгать булып, Венера Мәҗитовага, очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.
Әйткәндәй, район үзәк китапханәсендә Венера Мәҗитованың – “Өй ашлары”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ак читек”, “Сагынган чакларымда” китаплары белән танышырга мөмкин.
Читайте нас: