Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 16:19

Президентка соравыңны юлла!

7 июньдә Президент Владимир Путин туры эфирда ил халкы тарафыннан юлланган сорауларга җавап бирәчәк.

Бу чара Мәскәү вакыты белән көндезге 12дә башланачак.

27 майдан русиялеләр Президентка үзләрен борчыган сорауларын юллый башлады. Сорауларны moskva-putinu.ru сайтына, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша, шулай ук 8-800-200-40-40 номерына смс аша җибәрерәгә була. Сораулар 7 июньдә туры эфир тәмамланганчы кабул ителә.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков билгеләвенчә, быел туры эфирда халык белән аралашу башка еллардагыдан аермалы булмакчы.

Владимир Путинның шулай туры эфирда ил халкының сорауларына җавап бирүе быел 16нчы тапкыр кабатлана.

Чыганак: http://kiziltan.ru

Читайте нас: