Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 18:43

Праймериз үтәчәк

Агымдагы елның 9 сентябре Русия Федерациясендә Бердәм тавыш бирү көне итеп билгеләнде. Безнең республика сайлаучылары ул көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлаячак. Моның өчен республика 55 округка бүленгән. Борай районы, Яңавыл районы һәм шәһәре белән берлектә, 55нче Буй округына керә. Бу сайлауларда 55 депутат бермандатлы округ буенча сайланып, депутат булу хокукына ия булачак, ә калган 55 депутат сәяси партия исемлекләре буенча сайланачак.

“Бердәм Русия” партиясе, үзенең Уставына ярашлы, сайлауларга кандидатларын билгеләр өчен алдан тавыш бирүне оештыра, ягъни кем дә булса кандидат булырга хокук алыр өчен алдан сайлау (праймериз) үтәргә тиеш. Безнең 55нче округ буенча депутатлыкка кандидат булырга кандидатлар: Әлигафаров Рөстәм Рәмил улы, Ахунов Марат Рәшит улы, Гараева Эльза Илдус кызы, Заһриев Мәгъсүм Илдус улы, Зарипов Әхләф Сәетзада улы, Ибраһимов Булат Шамил улы, Низаметдинов Рәмзил Рәвил улы, Николаева Ольга Максимовна, Толкачев Константин Борисович, Хәкимов Илһам Фәһәп улы, Хафизов Илшат Юрис улы, Шәкүров Рәвит Рәфит улы.

Шул максаттан, 3 июньдә районда праймериз үтәчәк. Анда кандидат булу теләген белдереп тиешле срокларда документларын тапшырган, дебатларын үткән, кандидатлыкка кандидат булып теркәлгән 12 кеше арасыннан берсен яки берничәсен (бер сайлаучы 12сен дә сайлый ала) алдан сайлау оештырылачак. Моның өчен район территориясендә барлыгы 10 исәп участогы төзелде. Участоклар Борайда (балалар сәнгать мәктәбе бинасында) һәм авыл биләмәләрендә эшләячәк. Бары тик Кузбай, Тепляк һәм Таңатар авыл биләмәләрендә яшәүчеләр генә тиңдәшле рәвештә Борай, Ваныш һәм Чалкак авылларына барып сайлый ала. Праймеризда 18 яшьтән µлкәнрәк, авыл биләмәсе территориясендә рәсми теркәлгән һәркем катнаша ала. Бары тик 3 июнь көнне 8–20 сәгатьләрдә паспорт белән үзең яшәгән территориядәге исәп участогына гына барырга кирәк.

Шулай ук 1 июнь 23.59 сәгатькә кадәр электрон тавыш бирү мµмкинлеге дә бар. Моның өчен “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Бөтенрусия базасында 30 майга кадәр теркәлү үтәргә кирәк.

Хµрмәтле райондашлар! Праймеризда актив катнашыйк!

Читайте нас: